28 сентябрьдә «Гөлчәчәк» балалар бакчасында тәрбиячеләр көне уңаеннан һәм Өлкәннәр көне алдыннан эчтәлекле чара үтте. Бәйрәмгә әлеге бакчада намуслы хезмәт куйган элеккеге хезмәткәрләр чакырылган иде. Бакча мөдире Л.Ф. Богданова хөрмәтле кунакларны бәйрәмнәр белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде һәм рәхмәтләр әйтте. Район мәгариф бүлеге мөдире И.Ө. Хәсәнов та чыгышында тәрбиячеләргә авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде. Ә инде тәрбияләнүчеләр залда утыручыларга матур җырлар, дәртле биюләр, эчтәлекле шигырьләр аша хөрмәтләрен белдерде.
Сен 28 2022
Балалар бакчасында бәйрәм
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5500
Свежие комментарии