Хөрмәтле райондашлар, кадерле дин кардәшләре!
30 сентябрьдә, җомга көнне, 11 сәгатьтә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең «Җәмигъ» мәчетенә илгә тынычлык сорап, догалар кылу өчен Коръән укучы хатын-кызлар чакырыла.
Шулай ук 1 октябрьдә «Җәмигъ» мәчетендә хатын-кызлар өчен дини укулар башлана. Мөгаллимә Зәйтүнә ханым Абдюшева яңа төркем туплап, райондашларыбызга дин кануннарын, гореф-гадәтләрне гарәп графикасын өйрәтәчәк. Укулар иртән 10 сәгатьтән башланачак. Рәхим итегез.
Свежие комментарии