Иске Кулаткы районында X нчы Бөтенроссия татар фольклоры фестивале үтә. Милләттәшләребез берләшә.

Фестивальнең учредительләре Татарстан Республикасының мәдәният Министрлыгы һәм Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты. Һәм инде аны оештыруны ТР ның традицион мәдәниятне үстерү үзәге белән Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Иске Кулаткы районы хакимияте, төп иганәче — районыбыз Башлыгы Э. Ә. Ганеев, район эшмәкәрләре, фермерлар, оешма — предприятиеләр, учреждениеләр һәм халык үз өстенә алды. «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале 10 ел эчендә илебезнең төрле төбәкләрендә: Төмән (2009), Свердлау (2010), Пермь (2011), Самара (2012), Казан (2013), Болгар (2014), Марий Эл (2015), Кырымда (2016), 2017 елда кабат Казанда VI нчы Бөтендөнья татар конгрессы Съезды кысаларында узды. Әлеге фестиваль татарларны берләштерүче һәм онытылып барган гореф-гадәтләребезгә, халык авыз иҗаты әсәрләренә яңа сулыш өрүче зур чара ул. Аның исеме дә очраклы түгел. “Түгәрәк уен”ның нигезенә борынгы йола салынган, шуңа күрә ул татарларда гына түгел, башка халыкларда да киң таралыш тапкан.
X нчы юбилейлы фестивальгә Россиянең 23 төбәгеннән 30 фольклор коллективлары килә. Катнашучыларның саны 600гә якын булыр дип көтелә. Бәйге нәтиҗәсе буенча 8 номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Иң яхшы вокалчы», «Иң яхшы вокал коллектив», «Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәтләр башкаучы», «Традицион музыка уен коралларында иң яхшы уйнап башкаручы һәм коллектив», «Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив», «Иң яхшы фольклор-бию коллективы», «Балаларның иң яхшы фольклор-этнографик коллективы» (10-14 яшьлекләр). Шулай ук, Сәгыйть Сөнчәләй һәм Ишан ХәбибуллаХансөяров исемендәге махсус бүләкләр дә тапшырылачак. Ә инде төп символ — «Пар ат» рәвешендәге тотем бәйгедә җиңү яулаган субъект коллективына биреләчәк. X нчы «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестиваленә нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү тантанасы 30 июньдә, район Сабан туе кысаларында үтәчәк. “Түгәрәк уен” югары дәрәҗәдә үтеп, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче бәйрәмгә әверелсен һәм районыбызның даны кабат ил күләмендә таралсын иде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2684

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.