Бәйрәм алдыннан җиңү яулап.

15-17 июнь көннәрендә Ульяновск өлкәсенең Сенгилей шәһәрендә ХII җәйге авыл спорт (Олимпия) уеннарының финалы узды. Өлкә авыл спорт уеннары традиция буенча елына бер тапкыр үткәрелә. Уеннарның җәйге һәм кышкы төрләре бар, алар ел саен алмашынып килә – бер елда кыш көне, икенче елда уеннар җәй көне үтә. Авыл уеннарының үзенчәлеге дә шунда – анда бик күп командалар катнаша һәм иң мөһиме – бу ярышларда авыллардан килгән спортчылар көч сынаша. Ә уеннар өлкә Губернаторы С. И. Морозов раслаган авыл территорияләрен үстерү Стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында үтә. Халыкка спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр булдыру, актив сәламәт яшәү рәвеше алып бару дәүләт Башлыгы В. В. Путин куйган максатларның да берсе. Сүз уңаенда, 2024 елга Ульяновск өлкәсендә спортны үз итүчеләрнең саны 55 процентка җитәргә тиеш.
Шушы көннәрдә Сенгилейда үткән ярышларда өлкәнең барлык районнарыннан 18 команда катнашты. Ә катнашучыларның гомуми саны 300 дән дә артык иде. Авыл спорт уеннарында катнашучылар 6 төр буенча көч сынаштылар. Мас-рестлинг, аркан тарту, гер күтәрү, җиңел атлетика, волейбол һәм гаилә командалары ярышлары. Менә шуларның һәммәсендә дә көч сынашып, барлык киртәләрне узып, Иске Кулаткы районы командасы волейбол буенча — 2 урынга, гер күтәрүдә — 3 урынга, җиңел атлетика ярышларында — 5 урынга, гаилә командалары ярышларында — 3 урынга, мас-рестлингта – 3 урынга, аркан тартуда 1 урынга чыкты. Ә гомуми нәтиҗәләр буенча безнең команда икенче урынны яулап кайтты. Беренче урынга – Мәләкәс, өченчегә Барыш районнары лаек булдылар. Иң яхшы командалар кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Җиңүче командаларның иң яхшы спортчылары исә Ульяновск өлкәсенең җыелма командасы составында 2-7 августта Курск шәһәрендә узачак ХII Бөтенроссия авыл спорт уеннарында катнашачаклар. Авыл уеннарында катнашуга спортчыларны әзерләүчеләр Р.Н. Абушаев, Р.И. Азизов, команда тренеры Р.Т. Калюшевка һәм өлкәгә баруны оештыруны кайгырткан район җитәкчелегенә команда исеменнән рәхмәтләребезне белдерәбез.
Районыбызның командасын уңышка ирешүләре белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зуррак үрләр яулауларын көтеп калабыз.
Рафаэль Мадьяров,
яшьләр эше буенча һәм физик культура, спортны үстерү бүлеге начальнигы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2676

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.