Бер гаиләдә ике хуҗалык.

Иске Кулаткы эшчеләр поселогында яшәүче Эльмира һәм Рафаэль Усеевларның хуҗалыклары көннән- көн яңа адымнар белән алга атлап, киң колач җәя. Алар икесе дә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү максаты белән ИП “Усеева Э. М.” һәм ИП “Усеев Р. Ш.” дип исемләнгән хуҗалыклар ачтылар. ИП “Усеева Э.М.” карамагында хәзер савыла торган 60 сыер, культуралар чәчү өчен 500 гектарда җир бар.
Ә ИП “Усеев Р.Ш.” хуҗалыгы бүген Иске Яндукада 1200 гектарлык җир мәйданында үзенең эшен алып бара. Бу хуҗалыклар бер гаиләне берләштерә һәм алар икесе дә үз эшләрен бергә киңәшеп башкаралар.
— Без үзебезнең эшебезне башлап җибәрер өчен махсус программа нигезендә (“Башлангыч фермер”) 2010 елда 300 мең сум грант алдык,- дип сөйли хуҗалыкның җитәкчесе Рафаэль Шамилович Усеев.- Шушы финанс средстволарына 10 сыер һәм терлек азыклары сатып алдык. 2013 елда өлкә Губернаторы С. И.Морозов Иске Кулаткыга килгәч, безнең ИП “Усеев Р. Ш” хуҗалыгы белән якыннан торып танышты. Без аңа үзебезнең эшебезне тагын да киңәйтү турында белдереп ярдәм сорадык. Ул каршы төшмәде һәм теләгебезне хуплап, 3,5 миллион сум “Гаилә гранты” алырга ярдәм итте һәм хуҗалыгыбызның эше киң колач җәя башлады.
ИП “Усеев Р. Ш.” хуҗалыгы шушы финанс средстволарына “ДТ-75” тракторы, “ГАЗ-53” машинасы, сөт ташу машинасы, сөт суыткыч, сыерлар һәм башка кирәкле җиһазлар сатып алды.
Быел ИП “Усеева Э. М.” хуҗалыгы үзенең кырларына 200 гектарда сабан бодае һәм солы, ә ИП “Усеев Р. Ш.” хуҗалгы 1200 гектарда төрле культуралар чәчтеләр.
— Минем хуҗалыкта өч кеше хезмәт итә.Ринат Хәбибуллин — ферма мөдире, Марс Измайлов – механизатор, Зөһрә Алтынбаева савучы булып эшлиләр. Сыерлардан алган продукцияне яисә сөтне 1 литрын 18 сумнан Павловка районының май заводына тапшырабыз. Эшчеләребезгә хезмәт хаклары вакытында бирелә һәм алар хуҗалыктагы шартларга канәгать булып яшиләр, — дип сөйли Эльмира Мөнировна Усеева.
Шундый крестьян-фермерлык хуҗалыклары булганда, авыл җирендә эшләр гөрләп барыр һәм җирдә диңгез күк иген, терлекчелек биналарында мул итеп маллар үсәр.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2672

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.