8 июль – Россия почтасы көне

Халык аны көтеп ала.
Почта хезмәткәре халык һәм басма матбугат чаралары арасында арадашчы ролен үти. Иңнәренә авыр сумка аскан хат ташучыны бүген авыл кешесенең аяклы компьютеры, дияргә мөмкин. Гади халыкның тормышын алардан да яхшы белүче юктыр, мөгаен. Хат ташучы һөнәренә, беренче чиратта, күңел белән тартылырга кирәктер.
Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче, хат ташучы һөнәрен үз иткән Венера Рифовна Каратаева да нәкъ шундыйлардан. Аның белән якыннан танышкач, моңа чын-чыннан ышандым. Венера Рифовнаның Иске Кулаткы почта элемтәсе бүлекчәсендә хат ташучы булып эшли башлавына 6 ел тулган инде.
Аның балачак һәм яшүсмер еллары Дүшәнбе шәһәрендә үтә. Аннары ул гаиләсе белән Иске Кулаткыга күчеп кайта. Яшь кыз Иске Кулаткыдагы 26 нчы номерлы авыл һөнәри техник училищесында белем ала. Башта Венера Рифовна социаль хезмәткәр буларак өлкән яшьтәгеләргә өйгә йөреп ярдәм күрсәтә, аннары аңа мәктәптә вахтер вазифаларын үтәргә туры килә.2012 елдан алып ул Иске Кулаткы почта элемтәсе бүлекчәсендә эшли башлый. Хат ташучының төп бурычлары газета-журналлар тарату, пенсия, балалар пособиеләрен, хат-посылкалар өләшү генә түгел, хәзер почта бүлекчәләре кибетне дә хәтерләтеп куя. Киштәдәге товарлар еш кына хат ташучы сумкасына да тутырыла. Көн дәвамында авыр йөк аскан, аяклары бертуктаусыз хәрәкәттә булган почта хезмәткәрләре халык өчен зур эш башкара.
— Хезмәтемне яратып башкарам, эшемнән бик канәгать, шуңа күрә авыр сумкалар күтәреп йөрүдән дә зарланмыйм. Кешеләр белән аралашу, матбугат басмаларын китерү, пенсияләрен бирү, туганнарыннан хатларын җиткереп, сөенечләрен уртаклашудан, кеше күңеленә ачкыч табудан юаныч алам. Коллегаларым белән дә бер сүздә булып, бер-беребезне хөрмәт итеп, эшне алып барабыз. Мин Иске Кулаткыдагы Октябрьская, Набережная, Кирова, Метро, Куйбышева урамнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәм. Почта тараткан көннәрдә гади халык мине капка алдына чыгып көтеп ала, яңалыкларын уртаклашалар, үтенечләрен җиткерәләр.
Безнең эштә иң мөһиме — халык белән аралаша белү. Кеше синең килүне көтеп торсын. Шул вакытта гына хат ташучы үз эшен җиренә җиткереп башкара дияргә була, — дип уй-фикерләре белән уртаклашты Венера Рифовна.
Газета-журналлар рәсмиләштергәндә Венера Рифовна аеруча тырышып, намус белән эшли. Чөнки почта хезмәткәрләренә дә план куела һәм аны тутыру – төп максат. Ачык күңелле, аралашучан булганы өчен Венера Рифовнаны җитәкчеләре дә, искекулаткылылар да хөрмәт итә.
— Венера Рифовнаны бер арттырусыз җаваплы да, эш сөючән дә, тырыш хезмәткәр дип әйтә аламын. Газета-журналларга яздыру буенча беркайчан да сынатканы юк. Коллегалары белән дә җылы мөнәсәбәттә яши. Халык та аның турында бары тик җылы сүзләр генә әйтә. Ул үтәгән план саннары артында зур тырышлык һәм намус белән эшләү теләге күренә, — дип мактап туя алмый Иске Кулаткы почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Галия Хәсәновна Васькина.
Венера Рифовна тормыш иптәше Рафаэль Рушанович белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Өлкән уллары Рөфэт “ТАН” оешмасында хезмәт итә, уртанчы кызлары Виктория механика-технология колледжы студенткасы, ул районнның спорт тормышында актив катнаша. Ә инде кече кызлары Вероника Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең V cыйныфын уңышлы гына тәмамлады. Венера Рифовна каенанасы Нина Петровна белән дә бер-берсен аңлап, ихтирам итеп яши.
Каратаевлар гаиләсе үз көчләре белән көн күреп, бакча үстерәләр, хуҗалыкта мал, кош-корт асрыйлар.
Форсаттан файдаланып, Венера Рифовнаны Россия почтасы көне белән тәбриклибез. Эшендә уңышларга ирешеп, халыктан җылы сүзләр генә ишетеп, гаиләсе белән чиксез шатлыкларга төренеп, исәнлектә яшәүләрен телибез.
Ә. Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2686

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.