Әйтелмәгән сүзләр кала…

Әйе, без бала вакытта алар таяк тотып йөри торган бабайлар түгел иде әле шул. Сугыштан исән, я булмаса яраланып, җәрәхәтләр алып кайткан ир-егетләр колхозларны, авыл-шәһәрләрне торгызу өчен көч куйдылар. Яуда яулаган батырлыклары белән масаймадылар, гади халык белән беррәттән эшләделәр. Сәламәтлекләре ныграклар гомер көзләрен каршы алу бәхетенә дә ирештеләр. Ә бүген… бүген күпләре якты дөньяда юк инде, исәннәре дә урын өстендә яткан. Кызганычка каршы, сугыш ветераннарының саны көннән-көн азая бара. Аларның гомерләрен ничек кенә озайтырга тырышсак та, тормыш кагыйдәләренә каршы бара алмыйбыз. Монда без көчсез.
Явыз дошман белән күзгә-күз очрашып, берничә кат яраланып, күкрәгенә орден-медальләр тагып туган ягына кайткан авылдашыбыз — Яңа Зимница егете Һади Сафиуллович Абитовның да шушы көннәрдә йөрәге тибүдән туктады. Районыбызда яшәүче 14 ветеранның тагын берсе мәңгегә күзен йомды.
Совет Армиясе сафларына Һади ага 1942 елда алына. Август ае, кызу көннәр. Әмма чын мәгънәсендә кызу чор аның өчен фронтка алынгач башлана. Кулларына мылтык тотарга өйрәтәләр дә, яңа гына 18 яшьләре тулган егетләрне сугышның иң кызу нокталарына озаталар.
Һади Сафиуллович десантчылар бригадасында була. Һәм менә шушы 5 нче бригаданы Волхов фронтына җибәрәләр. Яшь, әле чыныгып та өлгермәгән егетләр Мәскәү белән Ленинград арасындагы юлны дошманнардан азат итәргә тиеш булалар. Менә шушы сугышта Һади Сафиуллович беренче тапкыр каты яралана һәм госпитальгә эләгә.
Ветеран сөйләве буенча ул сугышта булган вакытта өч тапкыр яралана, госпитальләрдә дәвалана һәм тагын дошман белән көрәшүен дәвам итә. Һ. Абитов 17 нче гвардияле дивизия составында Смоленск өлкәсендәге сугышларда, соңрак 29 нчы артиллерия полкы рәтләрендә Белоруссиядә Орша шәһәрен дошманнардан азат итүдә катнаша.
Ә Бөек Җиңү көнен батыр якташыбыз Кёнигсбергта каршы ала. Монда татар язучысы, кулына алган коралы белән генә түгел, каләме белән дә дошманга каршы торган Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерендәге юллар искә төшә. “Без мәйданга керәбез. Поляк яшьләре, безне котлап, үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар. Әмма минем күңел еракта. Мин үзебезнең Кызыл мәйданыбызны сагынам һәм туган илдән килгән хатларны укыйм. Дусларым, кардәшләрем миннән, сагынасыңмы, дип сорыйлар. Минем бугазыма төен тыгыла. Мин төенне йота-йота җавап язам:
Телеграмм баганасы — олы юлга маяк ул,
Сагынасыңмы дип сорыйсыз — сагынмаган кая ул!
Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!
Сине сагынган саен, миндә көч-дәрт арта, рухым канатлана. Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: …кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул!”
Һади ага Абитов та үз илен, туган авылын, якыннарын өзелеп сагына. Тик туган җиренә ул 2 ел үткәч кенә кайту бәхетенә ирешә. Күкрәгендә ялтыраган орден-медальләре — “Кызыл Йолдыз” ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медале һәм башкалары аның күп сугышлар үткәненә дәлил булып тора.
Авылыбызның соңгы ветераны да китте. Ул беркайчан да инде кире әйләнеп кайтмаячак. Күңелләрдә генә аңа әйтәсе бик күп сүзләр калды. Рәхмәт сүзләре… Тыныч тормыш, аяз күк йөзе, бәхетле киләчәк бүләк иткән өчен!
Иршат Бакиев,
Яңа Зимница авылы
администраторы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2610

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.