Батырлар искә алынды

9 Май Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Иске Кулаткы районының авылларында да бик күп патриотик чаралар үткәрелде. 4 май көнне шуларның берсе Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең Бахтеевка авылындагы филиалында оештырылды.
Әлеге очрашуга Советлар Союзы Герое И. В. Ильгачевның кызлары К. И. Ильгачева, В. И. Самайкина, оныгы В. И. Ильгачев, аның хатыны Г. А. Ильгачева, оныкчасы Сафия, авылда яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны З. Х. Алиев һәм Бөек Ватан сугышы елларының балалары һәм хезмәт ветераннары килделәр.
Аларны Россия пенсионерлар Союзының Иске Кулаткы район бүлекчәсе рәисе Р. Я. Мусина, Бахтеевка авылының администраторы Х. Х. Сәләев, Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең Бахтеевка авылындагы филиалы җитәкчесе Л. М. Сәләева Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан кайнар тәбрик иттеләр.
Бәйрәм тантанасында авыл мәктәбенең укучылары һәм укытучылары чакырылган кунаклар каршында патриотик темага концерт номерлары белән матур чыгышлар ясадылар.
Әлеге чарада Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугыштан соң үлгән ветераннар искә алынды.
Бәйрәм тантанасы кайнар чәй өстәлләре артында үтте һәм анда утыручылар тәмле табыннарны әзерләүчеләргз олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2606

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.