Язгы чәчү — тулы куәттә

“Язның бер көне ел ашата”,- дип сөйлиләр халык телендә. Бу әйтемнең төп мәгънәсен тирән аңлап, Иске Кулаткы районының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә кырларда армый-талмый хезмәт итәләр. Дөрес, язның соңгарып килүе чәчүне тоткарларга мәҗбүр итте. Шуны исәптә тотып, механизаторлар һәр минутның кадерен белеп, бу кампанияне икеләтә җаваплылык белән алып баралар.
Безнең районда быел план буенча 25594 гектарда сабан культуралары чәчү каралган. 14 май көненә шушы мәйданның 8511 гектары уңышлы чәчелде.
«Бахтеевка» производство кооперативының механизаторлары да язгы кыр эшләрендә өлгерлек күрсәтәләр.
— Быел без 400 гектарда арпа чәчәргә планлаштырдык. 14 май көненә 130 гектарда арпа чәчтек инде. Бу мөһим эштә куәтле “К-744” тракторына камыл (стерня) астына “АУП” чәчкече элеп, Владимир Бундиряков катнаша. Ул әлеге катлаулы техниканың серләрен бик яхшы белә, — дип сөйли хуҗалык директоры вазифасын вакытлыча башкаручы И.Н. Арланов.
Язгы чәчү чорында кешеләр җитмәү сәбәпле, без махсус хатлар белән Иске Кулаткы һәм Радищево механика — технология колледжларына мөрәҗәгать иттек. Бу соралуыбыз уңай якка чишелде. Хәзер үз авылыбызның студентлары: Илья Осипов, Димитрий Николаев, Максим Бундиряков, Кристина Бундирякова, Олеся Серебрякова хуҗалыгыбызга ярдәм итәләр.
Шофер Марат Бикмаев куәтле “КамАЗ” машинасы белән кырларга чәчү орлыклары ташый.
Югарыда әйтеп үткән шундый ук куәтле агрегат солы чәчү белән шөгыльләнә. Аның белән механизатор Виталий Ахмадов идарә итә.
Бу хуҗалыкта язгы чәчү белән беррәттән уҗым культуралары да тукландырыла. Уҗым культураларын тукландыруда “ВТ-150” тракторларында механизаторлар Виктор һәм Игорь Тюкаевлар катнашалар. Моның өчен 120 тонна аммиак селитрасы бар һәм аны механизаторлар Станислав Федякин, Александр Иевлев кырга ташыйлар.
Кыр эшчәннәрен пешекче Надежда Бундирякова көнгә ике мәртәбә кайнар аш белән сыйлый.
Көннәр коры булган очракта, язгы чәчүне кыска вакытта төгәлләүгә тулы гарантия биреп була.
Рөстәм Арифуллин.
Автор фотолары.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2622

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.