Җирдә кабат Җиңү китергән яз

Ветераннарыбызны олылап.
Без бик бәхетле буын вәкилләре, чөнки тыныч тормышта яшибез. Быел Бөек Ватан сугышы тынганга 73 ел тула. Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерде. Дәһшәтле елларның шаһитлары булган ветераннарыбыз саны аз калып барса да, Бөек Җиңү бәйрәменең әһәмияте кимеми, киресенчә арта гына бара. Бүгенге көндә районыбызда 15 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.
Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә патриотик тәрбия максаты белән Бөек Җиңү көненә багышланган чаралар үткәрү – матур гадәткә әверелде.
26 апрельдә мәктәп музеенда “Без хәтерлибез, без горурланабыз” дип исемләнгән баш астында матур очрашу булды. Бирегә барлык гомерләрен авыл тормышына багышлаган, көчле рухлы сугыш чоры баласы Роза Хабировна Тимушева һәм тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Адлия Сатдаровна Ханбикова чакырылган иде.
Әлеге чараны үткәрүдә мәктәп музее җитәкчесе Флорида Идрисовна Ханбикова һәм V cыйныф укучылары һәм аларның җитәкчеләре Әлфия Борһановна Заитова тырышлык куйды. Ә инде IV cыйныф укучылары класс җитәкчеләре Н.Р. Аделова белән әлеге чарада тамашачылар буларак катнаштылар.
Музей җитәкчесе Ф.И. Ханбикова экскурсия үткәреп, сугыш елларын хәтерләтүче экспонатлар белән таныштырды. Дәһшәтле елларда солдатларыбызның, тыл хезмәтчәннәренең үзләрен кызганмыйча илнең тынычлыгы, азатлыгы өчен көрәшүләре турында сөйләде.
V cыйныф укучылары районыбызның Советлар Союзы Геройлары турында эчтәлекле итеп сөйләделәр, сугыш турында җырлар башкардылар. Әлеге чыгышлары белән укучылар хөрмәтле ветераннарның батырлыкларын истә тотуларын, аларга рәхмәтле булуларын, олылап яшәүләрен күрсәттеләр.
Сугыш елы баласы Роза Хабировна Тимушева зур кыенлыкларны кичеп узган яшь гомерләре турында күз яшьләре аша сөйләп, тәэсирләре белән уртаклашты. Тыл хезмәтчәне Адлия Сатдаровна Ханбикова утлы елларны искә алып, авыл тормышының авырлыгы турында бик тасвирлап сөйләде.
Ихтирамлы кунаклар балаларга туган якны, илне яратып, ныклы белем алып, киләчәктә лаеклы шәхесләр булырга теләделәр.
Өлкән буын сөйләгән вакыйгаларны укучылар бик дулкынланып тыңладылар, хәтта укучыларның тын алганнарына кадәр ишетелде. Үзләренә әйтелгән теләкләргә бик шатландылар.
Әлеге очрашу өлкән һәм яшь буын арасында бәйләнешне ныгыту, өлкәннәргә карата игътибарлы, мәрхәмәтле булу, балаларда туган җиргә, Ватаныбызга карата горурлык хисләре уяту максаты белән үтте.
Сугыш дәһшәтен исән-сау кичеп, туганнарын, дусларын, авылдашларын яу кырларында югалткан ветераннар саны елдан-ел кими. Аларны чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, һәрберсенә мең рәхмәт әйтәсе килә!
Ә. ЯФАРОВА.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2592

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.