Ярдәмсез беркем дә калмады

“Бердәм Россия” партиясенең Иске Кулаткы бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлегендә җитәкчеләр тарафыннан көн саен гражданнарны кабул итү бара. Анда халык төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итеп, аларны уңай якка хәл итү буенча җаваплар, консультацияләр алып китәләр.20 апрель көнне депутатларның кабул итү үзәгендә гражданнарны Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчәсенең политсовет Секретаре Э. Ә. Ганеев кабул итте. Анда шулай ук мөрәҗәгать иткән мәсьәләләрне тикшереп хәл итү өчен тиешле службалар җитәкчеләре, авыллар поселениеләре администрацияләре Башлыклары катнаштылар. Район Башлыгына 23 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның 17 се торак-коммуналь мәсьәләләрне хәл итү һәм социаль ярдәм буенча килгән иде. Ялгыз яшәүче өлкән кешеләр, инвалидлар, яшәү минимумыннан да азрак пенсия алучылар, күп балалы гаиләләр район җитәкчесенә дәвалануга, газ кертүгә, су үткәрүгә ярдәм өмет итеп килгәннәр. Бу мөрәҗәгатьләрнең берсе дә җавапсыз калмады. Э. Ә. Ганеев бер авыруга дәвалануга һәм кыйммәтле даруларга, авырып урында ятучы баласын караучы ана кешегә баласын реабилитацияләүгә, ике кешегә янгыннан соң өйләрен төзекләндерүгә һәм дәвалануга, шулай ук авыр тормыш шартларында калган берничә кешегә ярдәм күрсәтте. Газ мичен алмаштыруга, утын алырга, ишелеп барган каралты-кураларын төзәтүгә һ.б. шундый мәсьәләләрне чишү өчен дә берничә райондашыбызга җитәкче булышлык итте.
Мөрәҗәгатьләрнең 6 сы тиешле службаларга адресацияләнде. Шулардан урамга су колонкасын кую, эш белән тәэмин итү, үзәкләштерелгән клуб системасына кинолар күрсәтү өчен проектор алу, инвалид баланы дәвалануга җибәрү, җир участогын рәсмиләштерү һ.б.
Район җитәкчесенә мөрәҗәгать итүчеләр һәммәсе дә үз мәсьәләләренең чишелүенә канәгать булып, аңа рәхмәтләрен белдереп киттеләр. Һәм гражданнарны кабул итү үзәгенең эше киләчәктә дә туктатылмасын, җитәкчеләр белән халыкның элемтәсе өзелмәсен иде, дигән теләкләрен белдерделәр.
С. Габунова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2594

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.