Чернобыль онытылмый

26 апрельдә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе – Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 32 ел тулуны билгеләп үтәләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Алар арасында искекулаткылылар да була.
Районыбыздан 17 кеше yзләренең исәнлеген куркыныч астына куйганнар. Кызганычка каршы, бүгенге көнгә инде аларның 8 се генә арабызда яши. Бахтеевка авылыннан Равил Каюмович Хансөяров, Яңа Мостяктан Фәрит Абдрәшитович Аммәтов, Иске Кулаткыдан Фәрит Мөнирович Рамазанов, Адельхан Соннатуллович Рәшитов, Мосеевка авылыннан Равил Сабирович Рәхмәтуллин, Яңа Зеленайдан Камил Мохарәмович Сөләйманов, Иске Мостяк авылыннан Әнвәр Нуриахмәтович Хәйретдинов hәм 1958 елда “Маяк” атом–төш станциясендәге шундый ук афәт авариясен бетерүдә катнашкан Мосеевка авылыннан Наил Ибраhимович Җәләлетдинов олы хөрмәткә лаеклылар. Бәйрәм уңаеннан чернобыльчеләр белән очрашу 1 майда булачак. Бу көнне Иске Кулаткы эшчеләр поселогында тарих һәм крайны өйрәнү музее янында районыбызның чернобыльчеләрен искә алып, аларның исеменә төзелгән хәтер скверы ачылачак. Район җитәкчеләре аларга күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерәчәкләр. Арабыздан дистәдән артык чернобыльче инде якты дөньядан киткән. Алар бер минутлык тынлык белән искә алыначаклар.
Радиацияле һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә геройларча, үз-үзләрен аямый хезмәт итеп, кешелеккә янаган глобаль куркынычны чигендерүгә үз өлешләрен керткән якташларыбызга без зур рәхмәтле һәм алар алдында бурычлы.
Гөлсирә Юсупова,
ветераннар, инвалидлар һәм балалы гаиләләрне социаль яклау бүлегенең баш белгече.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2581

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.