Җылы сүзе белән дәвалый

Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур
җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, терапевт та, күз врачы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авыл халкы арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле,
тәмле телле, ярдәмчел, аңлаучан булу да бик мөһим. Усть Кулаткы авылының яшь фельдшеры Лиана Равиловна Куликова да шундый гүзәл затларның берсе. Яшь шәфкать туташы — Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе кызы. Ул Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәпне тәмамлап, Ульяновск фармацевт училищесына укырга керә. Һөнәр үзләштергәч, Лиана хезмәт биографиясен Мәскәүдә шәхси клиникада шәфкать туташы буларак башлап җибәрә.
2016 елда ул туган ягына кайта һәм “Авыл фельдшеры» региональ программасы кысаларында Усть Кулаткы фельдшер-акушерлык пунктында эшли башлый. Әлеге программа нигезендә Лиана Равиловнага торак шартларын яхшыртуга яисә торак сатып алуга 500 мең сум акча бирелде.
Белгәнебезчә, фельдшер – акушерлык пунктына аеруча өлкән буын дәвалану эзләп керә, даруын сорый, уколын кадата, киңәш сорап килә. Энергияле, тырыш шәфкать туташы һәркемгә шәхси якын килеп, авыруларның хәлен җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барысын да зур җаваплылык тоеп башкара. Үз көченә ышанып эш иткән белгеч халыкка үзенең кирәклеген тоеп игелекле хезмәт күрсәтә. Медпункттан кеше бервакытта да өзелеп тормый. Лиана көн дими, төн дими һәрбер авыруны шифалы кулы белән генә түгел, дөрес киңәше, тәмле сүзе белән дә дәваларга тырыша. Шуңа да устькулаткылылар да аның хакында бары тик уңай фикердә генә, аны үз итеп өлгергәннәр, эшеннән канәгать булып торалар.
Авылның ихтирамлы кешесе, сугыш елы баласы, хезмәт ветераны Зиат Абдрахманович Азизов яшь фельдшер турында үз фикерен белдерде: “Яшь булуына карамастан, Лиана үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Тырыш, җаваплы, өлгер булганга, аны халык та ярата. Ул һәркемне йомшак, җылы сүзе белән дәвалый. Һәрберсе белән сүз таба. Ул гади халык өчен сыйфатлы, файдалы хезмәт башкара”.
“Безнең хезмәттә иң мөһиме ул — зур түземлелек, күңел байлыгы, сизгерлек, фидакарьлек. Кешеләрне яратырга кирәк, шунсыз авырулар арасында эшләп булмый, — дип әйтә шәфкать туташы.
Заманча ремонтланган фельдшер-акушерлык пунктына халык яратып йөри, биредә барлык уңайлыклар булдырылган. Бина һәрвакыт чиста һәм якты, гөлләргә күмелгән бүлмәләрдән җанга рәхәт җылылык, яктылык сирпи. Галия Абдулхаевна Сөләйманова тырышлыгы белән биредә пөхтәлек хөкем сөрә.
Авыл өчен бик тә кирәк булган фельдшер-акушерлык пункты озак еллар халыкка хезмәт итсен иде. Ә инде Лиана Равиловнага устькулаткылылардан рәхмәтләр ишетеп, киләчәктә дә файдалы хезмәт күрсәтергә, зур уңышларга ирешергә насыйп булсын.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2559

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.