Урамнарыбыз сокландырсын

Апрель ае үзенең якты җылы кояшы белән ап-ак карларны эретеп юк итте. Карлар китүгә, гадәттәгечә, җир өстендә кыш буе ташланган чүп-чарлар пәйдә булдылар. Менә шундый яман күренешләр һәр ел безне шимбә өмәләренә өнди дә инде.
Быел 13 апрельдә безнең Ульяновск өлкәсендә беренче өмә оештырылды. Бу мөһим чарага искекулаткылылар да бердәм булып чыктылар. Ул көнне оешмаларда хезмәт итүчеләр кулларына эш кораллары алып үзләренә беркетелгән территорияләрне чүп-чардан чистарту белән шөгыльләнделәр.
Иске Кулаткы эшчеләр поселогының үзәк мәйданында да эшләр гөрләп барды. Аеруча К. Р. Абдрәзәков җитәкчелек иткән “Транстехсервис” оешмасы тау-тау булып өелгән карларны таратуда актив катнашты.
Язгы өмәләр әле башланды гына. Аларны үткәрү турында апрель ае башында өлкә Губернаторы С. И. Морозовның махсус күрсәтмәсе (N292-р 10.04. 2018ел) чыгарылды. Шушы күрсәтмә нигезендә “Иске Кулаткы районы» муниципаль берәмлегенең карары игълан ителде.

Субботник 2018


Аннан күренгәнчә, безнең Иске Кулаткы районында төзекләндерү буенча төрле чаралар билгеләнгән.
2018 елның 12 апреленнән 1 июненә кадәр районыбызда һәм торак пунктларында язгы төзекләндерү эшләре алып барылачак. 13, 27 апрельдә, 4, 18 майда чисталык һәм тәртип булдыру буенча шимбә өмәләре оештырылачак. Бу эшләрне алып бару өчен махсус комиссияләр оештырылырга тиеш. Югарыда әйтеп үткән карарда комиссияләр тарафыннан 2018 елның 1 маена кадәр торак пунктлар территориясендә законсыз төзү объектлары һәм законсыз урнаштырылган реклама конструкцияләрен өйрәнүне төгәлләргә диелгән.
Иске Кулаткы район администрациясенең махсус карары гомумән яши торган торак пунктларыбызда, тирә-ягыбызда тәртип булдыруга юнәлдерелгән. Шуны исәптә тотып һәммәбезгә дә шимбә өмәләрендә актив катнашырга гына кала. Моннан тыш коллективлар, район халкы атнаның һәр көнендә үзләренә беркетелгән территорияләрне, өй тирәләрен җыештыру, чистарту, кирәк җирләрне буяу-агарту белән шөгыльләнергә тиешләр.
Безнең районыбызда юлларның торышы да һәммәбезне дә бик борчый. Дөрес, аларны ремонтлауда һәм яңа юллар салуда һәр ел тиешле эшләр алып барыла.
2018 елда Иске Кулаткы районында 18 796 квадрат метр юлга төрле ремонт эшләре күрсәтеләчәк. Аларны алып бару өчен смета буенча 15 824 080, 58 сум финанс чыгымнар каралган. Шуның 5 942 600, 80 сумы “Иске Кулаткы районы” муниципаль берәмлеге бюджетыннан, 9 906 715, 51 сумы Ульяновск өлкәсенең бюджетыннан бүленеп биреләчәк.
Агымдагы елда Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Северная, Прудная 1, Тукай урамнарына, Пионерская урамыннан Муса Җәлил урамының күчешенә, “Гөлчәчәк” балалар бакчасының автотукталышына, «Чишмә» балалар бакчасының тирәсенә гравий һәм асфальт түшәлеп ремонт ясалачак.
Шулай ук Иске Кулаткының яшьләр паркына велосипед юлы да салыныр.
Төрле ремонт эшләре Яңа Кулаткы авылының Луговая урамына, Бахтеевка, Иске Мостяк һәм Иске Зеленай авылларының Советская урамнарына, Урта Терешка авылының урта мәктәбенә һәм ФАПка бара торган юлларына, Иске Атлаш авылының Солнечная урамына да башкарылачак.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2556

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.