Губернатор “Браво, Маэстро!” премиясен тапшырды

13 апрель көнне “Губернаторский” Сараенда “Браво, Маэстро!” дип исемләнгән Х нчы өлкә премиясен тапшыру тантанасы узды. Ул мәдәният тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырылды. Шулай ук 15 апрель көнне Халыкара мәдәният көне дә билгеләнә. Ике бәйрәмне берләштергән бу тантана зур уңышларга ирешүчеләргә дә, анда катнашучыларга да истә калырлык мизгелләр бүләк итте.

В.А. Деникаева


« “Браво, Маэстро!” премиясе 2008 елдан башлап халыкның сәнгати традицияләрен саклау һәм үстерү өлкәсендә озак еллар дәвамында зур хезмәт куйган, шулай ук югары иҗади казанышларга ирешкән, мәгърифәтчелек һәм аң-белем бирү, мәдәни-агарту эшләрендә актив эшчәнлек алып барган өчен тапшырыла. Әлеге премия регионыбызда алып барылган сәясәтнең төп стимуллау чараларының берсе булып тора. Барлык лауреатларны да уңышлары белән кайнар котлыйм һәм өлкәбезнең якты киләчәге өчен алда да иҗат итүләрен теләп калам”, — дип сөйләде үзенең тәбрикләү сүзендә С. И. Морозов.

Л.Р. Байбикова.

Әлеге тантанада безнең Иске Кулаткы районыннан администрация Башлыгының беренче урынбасары, районның мәдәниятен үстерүгә, саклап калуга һәм ил күләмендә танытуга зур өлеш кертүче Венера Адельхан кызы Деникаева да бүләкләнде. Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов аңа “Браво, Маэстро!” премиясен тапшырды.
Районның мәдәни тормышында актив эшчәнлек алып баручы, балаларга сәнгати белем бирүгә һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә күп көч куючы Иске Кулаткы балалар сәнгать мәктәбе педагогы Лилия Рәшитовна Байбикова Губернаторның Почет грамотасына ия булды.
Без аларны мәдәният өлкәсендәге уңышлары белән котлыйбыз һәм алда тагын да олырак үрләр яулауларын теләп калабыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2565

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.