Революция йогынтысында

Быел, 2017 елның 7 ноябрендә, Бөек Октябрь революциясе вакыйгаларына 100 ел тула. Моннан 100 ел элек безнең якташыбыз Владимир Ильич Ленин җитәкчелегендәге революциядә җиңгәннән соң илебезнең барлык төбәкләрендә Совет хакимияте урнаша.стьләргә дә бик тиз арада җитә һәм халык массалары тынычлык, җир, хакимият турында декретларны күтәренке рухта кабул итәләр.
1917 ел башына Иске Кулаткы волостенда 50 мең кеше яши торган була.
Царизм ягыннан җиргә мохтану, ачлык, ярлыларны изү генә түгел, хәтта биредә яшәүче байларда да ризасызлык тудыра.
Бу вакытта 49 процент крестьяннар йортсыз, ат-сыерсыз яшәп, байларда батраклар булып хезмәт итәләр. Халык арасында ачлык-ялангачлык хөкем сөрә һәм медицина хезмәте күрсәтү дә булмый.
Бәлки, шуңа күрә халыккка Октябрь идеяләрен кабул итүгә уңай сәбәп була да һәм ноябрь аенда ук һәр торак пунктта Совет власте урнаша. 10 январьда Хвалынск уезды волостьлары вәкилләренең съезды була һәм биредә Совет хакимияте хуплана. Аның урнашуы коралсыз гына, тыныч юл белән башкарыла.
ВЦИКның декретларына аңлатмалар бирер өчен ул вакытта уезд хакимиятләре яшь волостьчыларга һәм авыл Советларына үзенең активистларын җибәрә. Безнең волостьтан Х. Давыдов, Ф. Сафаров, Е. Владимиров, А. Майгулов һәм башкалар нәкъ шундыйлардан булалар һәм күпсанлы халык митингларында чыгышлар ясыйлар.
Ул елларда икмәк җитешми, ә кулаклар куелган хакларга дәүләткә икмәкне тапшырмыйлар. Илебездә шәһәр халкын, завод фабрикаларның эшчеләрен ачлыктан коткару максаты белән азык-төлек отрядлары оештырыла. 1918 елда икмәк өчен көрәш революциянең җиңүенә тиң көрәш булып санала.
Март-апрель айларында безнең авыллар кергән Хвалынск уездында кулакларның әлеге хакимияткә каршы баш күтәрү, корал белән каршы тору фактлары раслана. Мәсәлән, Түбән Кулаткы (Яңа Кулаткы), Зирекле, Яңа Лебежайка кулаклары Вольск шәһәреннән баш күтәрүчеләрне тынычландыручы Г. Белоусов отрядына каршы төшәләр.
Хвалынск уезд комитеты демобилизацияләнгән солдатлар, матрослар һәм үзләре теләүчеләрдән кулакларны бастырыр өчен кораллы отрядлар булдыралар.
Бу дулкынланулар 1918 елда гражданнар сугышына китереп чыгара һәм илебез дошманлык сөрүче “аклар” һәм “кызыллар” лагерына бүленә.
Гражданнар сугышында барлык фронтларда 3600 искекулаткылы катнаша һәм аларның күпчелеге туган өйләренә кайта алмый.
Бөек Октябрь революциясенең җиңүе илебездәге халыкның тормышын уңай якка салуга, аларның дуслыгын ныгытуга, бердәмлек булдыруга зур йогынты ясады. Аның нәтиҗәсендә шулай ук илебездә бихисап төзелешләр барлыкка килде һәм СССР дәүләте төзелеп, аның оборонасы ныгыды.
Моның турыда Иске Кулаткы район музеенда бихисап материаллар тупланган.
Роза
Байбикова,
Иске Кулаткы тарих һәм
туган якны
өйрәнү музее
директоры.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2091

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.