Патриотик очрашу

Ил тарихына иң уникаль һәм масштаблы яшьләр оешмасы булып кереп калган коммунистик яшьләр союзы – комсомол һәм районыбызда ВЛКСМ структурасы оешуга 99 ел тулды. Шушы уңайдан 27 октябрь көнне Иске Кулаткы районының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәмдә Иске Кулаткы район администрация Башлыгының беренче урынбасары И. Ш. Мәгдиев, район тарих hәм туган якны өйрәнү музее директоры Р. М. Байбикова, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Р. Х. Аввәсов, элеккеге елларда комсомол тормышында актив катнашучы хезмәт ветераннары О. А. Бигиева, В. Р. Байбикова, Д. С. Фәйзуллин, Х. Ә. Насыйров, Р. А. Аблязов hәм икенче номерлы урта мәктәбе укытучылары hәм укучылары катнаштылар. Бәйрәм кичәсе Россия гимнын башкару hәм тантаналы төстә Комсомол байрагын кертүдән башланды. Район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары Илдар Мәгдиев комсомол ветераннарын юбилей белән котлап, аларга район үсешенә керткән өлешләре, бүген дә районыбызның якты киләчәге өчен эш алып баруларына олы рәхмәтләрен белдерде. Район музее директоры Роза Мөдәрисовна Байбикова үзенең чыгышында элеккеге комсомол хәрәкәтенең актив әгъзаларын, комсомол комитеты лидерларын искә төшереп, алар тарафыннан башкарылган мөhим эшләр турында сүз алып барды.
— Моннан нәкъ 99 ел элек төзелгән комсомол оешмасы Социалистик Ватаныбызның куәтен арттыруда, аны дан белән бизәүдә, тормышыбызга яңа сулыш өрүдә hәм барлык яшьләрне бергә туплап тотуда гаять мөhим роль уйнады. Ул бик күп яшь егет-кызлар өчен зур чыныгу мәктәбе, батырлык hәм фидакарьлек үрнәге булды,- дип сөйләде ул. Элеккеге ВЛКСМ район комитеты секретаре Р. Х. Аввәсовның hәм югарыда әйтеп үткән кунакларның, комсомол ветераннарының чыгышларын да залда утыручы укучылар бик игътибар белән, кызыксынып тыңладылар. Бу тантаналы очрашу чын мәгънәсендә әхлак дәресенә әверелде. Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе укучылары үзләренең чыгышларында өлкән буынны хөрмәт итү, туган җиребезнең патриотлары булу турындагы шигырьләрен бүләк иттеләр.
Менә шундый җылы аралашу формасында үткән очрашу кичәсе яшьләрнең дә, олыларның да күңелләрендә якты эз калдырды. Ә бит чыннан да, узганнарны белми торып, бүгенгенең асылын hәм киләчәкнең максатын аңлап булмый. Киләчәктә дә өлкән буын вәкилләре белән үткәрелгән очрашулар яшьләрнең активлыгын күтәрә төшәр, туган як тарихы белән кызыксынуларын арттырыр дип ышанасы килә.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2096

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.