Социаль хезмәтнең киләчәге бар

2012 елдан башлап Ульяновск өлкәсендә Халыкара социаль-хезмәт Форумнары үтә. Агымдагы елда ул 24 — 26 октябрь көннәрендә “Социаль бердәмлек. Ачык җәмгыять. Тигез мөмкинлекләр” дигән баш астында узды.ясе нинди социаль технологияләр һәм инициативалар ярдәмендә ил һәм регионның социаль-экономик үсешен тагын да тизләтергә мөмкин дигән сорауга җавап табу.

Халыкара форум кысаларында оештырылган мәйданчыкларда каралган мәсьәләләрне йомгаклау зур Стратегик сессиядә булды. Анда безнең регионнан һәм илебезнең төрле төбәкләреннән җәмәгатьчелек, законнар чыгаручы һәм башкарма хакимият, бизнес, коммерцияле булмаган оешмалар белгечләре, социаль хезмәтләр алучылар һ.б. катнаштылар. «Шундый форум оештыру инициативасы югары дәрәҗәдәге безнең федераль партнерларыбыз — “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан хупланды. Нәкъ шушы мәйданчыктан яңа социаль сәясәт старт алачак. Безнең өлкәдә алып барыла торган уңай тәҗрибә белән башка илләр дә кызыксына һәм без киләчәктә алар белән эшләүне күздә тотачакбыз. Ульяновск өлкәсендә тормышка ашырыла торган берничә проект белән тәҗрибә уртаклаша алабыз. Мәсәлән, Губернатор Сергей Морозов хуплаган социаль инициативалар шундыйлардан», — дип сөйли Хөкүмәт рәисе Александр Смекалин.
26 октябрь көнне узган йомгаклау пленар утырышында Стратегик сессия эшенең презентациясе дә булды. Ул “Россия социаль сферасы киләчәгенең образы” дигән исем астында үтте. Өч көн нәтиҗәләре буенча барлык каралган проектлар 12 төркемгә берләштерелде: «Киләчәкнең социаль хезмәткәре», «Мохтаҗлык һәм адреслыкның критерийлары», «Социаль сферада һөнәри стандартлар, “Җәмгытьнең социаль бердәмлеге һәм аерым гражданның социаль җаваплылыгы”, “Россиянең аерым регионнарында һәм авыл җирендә социаль хезмәтләрне ныгыту”, «Халык санын арттыру һәм саклап калу”, «Өлкәннәр турында кайгыртып, без киләчәк турында уйланабыз” һ.б. Һәр проект буенча утырыш Президиумының экспертлары үз бәяләрен бирделәр. Экспертлар буларак “Бердәм Россия” партиясенең Социаль платформа рәисе Валерий Рязанский, РФ хезмәт һәм социаль яклау Министрының беренче урынбасары Алексей Вовченко, Россия социаль дәүләт университеты ректоры Наталья Починок, Россия Федерациясенең Иҗтимагый Палатасының балачак, аналар һәм гаиләләргә ярдәм итү Комиссиясе әгъзасы Сергей Рыбальченко, Ульяновск өлкәсенең Законнар чыгару Җыелышы рәисе Анатолий Бакаев, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Екатерина Уба һ.б. катнаштылар. Безнең Иске Кулаткы районыннан да әлеге Форум эшендә делегацияләр катнашты. Район администрациясенең экономика бүлеге белгечләре әйтүенчә, әлеге Форум төрле регионнар тәҗрибәсе белән танышырга һәм үзебездә шуны кулланырга мөмкинлек бирә. Аерым алганда, мәсәлән, алар документаль рәвештә расланмаган мәшгульлек мәсьәләләре буенча фикер алышканнар. Күрше Пенза, Татарстан Республикасында мондый төр мәшгульлеккә каршы нинди чаралар күрелгәнлеге турында мәгълүмат алганнар. Ульяновск өлкәсенең сәламәтлек саклау, гаилә һәм социаль иминлек Министрлыгы департаментының Иске Кулаткы районы бүлеге белгечләре делегациясе яшь гаиләләргә ярдәм итү, 1.5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүдә профессиональ стандартлар кертү, шулай ук “Ана капиталы” программасын реализацияләү проектын 2025 елга кадәр озайту һәм аны балалар пособиесен түләүгә рөхсәт итү турындагы теманы яктырткан мәйданчыкларда эшләгәннәр. Алар югарыдагы мәсьәләләрне хуплауларын белдерделәр.
Төрле мәйданчыкларда каралган мәсьәләләр һәм идеяләр резолюциягә кертелеп, 10 ноябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең Генераль Советы президиумы адресына җибәреләчәк.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2089

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.