Күпер сафка баса

1982 елда Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Набережная һәм Октябрьская урамы аша салынган күпер халыкка 35 ел хезмәт итте. Быел март аенда аның нигезенә салынган агач пластиналар череп сафтан чыктылар һәм күпер яз, җәй буе авария хәлендә торып халыкка зур уңайсызлыклар тудырды.
Ниһаять, боз урыныннан кузгалды, дип әйтсәк тә ярый. Быел 15 сентябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыяте хезмәткәрләре, контракт төзеп, күперне капиталь ремонтлауга керештеләр. Ремонт эшләрен башкару өчен өлкә һәм район бюджетыннан 486 мең 836 сум акча бүленеп бирелде.
Хәзер биредә Радищево эшчеләр поселогыннан “ТАН” җәмгыятенең юлчылары Рафаэль Туюшев, Александр Коркин, Олег Ахтәмов, Дмитрий Маклаков, Александр Слезин хезмәт итәләр. Бу бригаданың эше белән әлеге җәмгыятьнең тәҗрибәле мастеры Р. М. Абдюшев җитәкчелек итә.
— Күперне ремонтлауда аның өстенә бетон плиталар тезеп асфальт салу, тимер эшләр башкару, яңа култыксалар кую каралаган,- дип сөйли мастер Р. М. Абдюшев. – Агач конструкцияләре бетонга алмаштырылганнан соң, күпер халыкка озак еллар хезмәт итәр, дип тулы гарантия бирә алабыз. Бу объект быел октябрь аеның урталарына эксплуатациягә тапшырылыр, дип көтелә.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2021

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.