Хуҗалыкларда эш кайный

Иске Кулаткы районының авыл территорияләрен үстерү идарәсе начальнигы И. К. Аделов һәм бу оешмада хезмәт итүче белгечләр районыбызда авыл хуҗалыгында барган эшләр белән даими кызыксынып яшиләр. Шушы көннәрдә идарә җитәкчесе “Күмәк көч” район газетасының журналистлары белән өч хуҗалыкта булып кайттылар. Билгеләнгән маршрутыбыз “Бахтеевка” производство кооперативыннан башланды. Хуҗалык кырларында 330 гектарда бөртекле культураларны суктырасы калган.

Урып-җыю белән беррәттән көзге кыр эшләре дә дәвам итә. Механизаторлар бердәм булып 1000 гектар мәйданда күрсәтелгән уҗым культураларын чәчү белән шөгыльләнәләр. Бу эшне кыр эшчәннәре: Павел Малахов, Эрик Шеряев, Илдар Кәримов, Александр Лебедев, Владимир Бундиряков тырышлыкларын куеп чын күңелдән башкаралар. Шуның белән беррәттән терлек азыклары хәзерләү дә дәвам итә.
“Бахтеевка” производство кооперативы районыбызда кукуруз үстерү белән шөгыльләнүче бердәнбер хуҗалыклардан исәпләнә. Кырларда терлек азыкларын хәзерләү киң колач алган. Механизатор Абдулхалим Бикмаев “КСК-100” комбайны белән силосны чабып терлек азыклары базасына озата. Ферма белән кыр арасында техникаларның гөрелтесе бер дә туктамый. Механизаторлар: Олег Чагаков, Сергей Васильев, Игорь Якушев, Геннадий Чагаков, Иван Чагаков, шофер Марат Бикмаев төрле маркалы техникаларда яшел массаны ташуда катнашалар. Ә Виктор Винюсев куәтле “К-700” тракторы белән силосны тыгызландыра.
500 гектарда чәчелгән кукурузның 250 гектары чабылган инде һәм хуҗалыкның терлек азыклары базасына 22 меңнән артык силос салынган.
ИП “Гафуров Р. Ә.” хуҗалыгында да эшләр алга бара. Биредә бөртекле культуралар тулаем суктырып җыелган һәм комбайннар көнбагышны суктырып җыюга хәзерләнеп торалар. ИП “Төхфәтуллин Р. Б.” хуҗалыгында бөртекле культуралар суктырып җыю төгәлләнде. Алар һәр гектардан уртача 40 центнер уңыш алдылар. Хәзер кырларда 1350 гектарда билгеләнгән мәйданда туңга сөрү эшләре тәмамланып килә. Бу хуҗалык халыкның җир пайлары белән санашуга кереште.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2008

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.