Көзнең кояшлы бер көнендә…

Автор фотолары Мария Мальцева.

Автор фотосы Максим Казаков

Автор фотосы Максим Казаков

16 сентябрьдә, шимбә көнне, Иске Кулаткы милли-мәдәни спорт үзәгендә «Милләтләр кроссы – 2017» масса — күләм спорт чарасы үтте. Әлеге чараның төп максаты — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Кросста авыл поселениеләре спортчылары, мәктәп укучылары, студентлар, җитәкчеләр, район хакимиятендә эшләүче белгечләр, район учреждениеләрендә, оешмаларда, предприятиеләрдә эшләүчеләр дә актив булды. “Сабантуй” мәйданында бәйрәмне хәтерләтеп, җыр-музыка яңгырады. Кояшлы җылы көн бүләк итеп, табигать үзе дә йөгерүчеләргә ярдәм итәргә уйлады булса кирәк. Ярышлар башланыр алдыннан барлык спортчылар бергәләп флешмоб биеделәр. Тантаналы өлештә Россия Федерациясенең Гимны яңгырады. Район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов спортчыларны сәламләде һәм ярышларда уңышлар теләде.
-Хөрмәтле райондашларым, авылдашларым! Бөтенроссия йөгерү көне – күмәк чабыш кына түгел, ә илебез тормышындагы социаль әһәмияткә ия вакыйга. “Милләтләр кроссы” барлык россиялеләрне, аеруча яшьләрне физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, сәламәт яшәүне пропагандалауга юнәлтелгән. Бүген бирегә районыбызның иң актив һәм спортны үз итүче кешеләре килде.Чөнки физкультураны үз иткән кеше генә сәламәт була, ә сәламәтлек ул зур байлык. Илебез Президенты В. В. Путин һәм өлкә Губернаторы С. И. Морозов тарафыннан да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, илебездә демографик хәлне яхшыртуга зур игътибар бирелә. Бөтен илне берләштергән спорт вакыйгасыннан без дә читтә кала алмыйбыз. Мондый чаралар кешеләр, коллективлар арасында дустанә мөнәсәбәтләр тудыра. Барчагызны да шушы спорт бәйрәме белән тәбрик итәм һәм җиңүле финиш теләп калам, — диде ул.
Иске Кулаткы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ф. З. Зәйнетдинова ярышларның матур традициягә әверелеп, районда спортны үстерүгә, искекулаткылыларда спортка мәхәббәтне арттыруда, сәламәтлекләрен ныгытуда мөһим роль уйнавы турында ассызыклап, спортчыларга уңышлар теләде. Ярышлар барышында ул, шәхсән үзе, финишка килүчеләрне игълан итә барды.
Ярышларның баш судьясы Р. Д. Мадьяров спорт сөючеләргә җиңү теләп, ярышларны үткәрү тәртибе белән таныштырды.
Стартка бер-бер артлы яшь гаиләләр, олы яшьтәге спортчылар, төрле яшьтәге мәктәп укучылары һәм студентлар, “VIP” ярышларда катнашучылар басты. Спортчыларның иминлеген медицина, полиция хезмәткәрләре контрольдә тотты. Чараның йомгаклау өлешендә иң җитез йөгерүчеләргә, гаиләләргә тантаналы рәвештә Почет грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Ә чарада катнашкан һәр кеше ярыштан зур тәэсирләр алып таралышты.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1998

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.