Культура йортлары яңара

Иске Кулаткы районында өлкә Губернаторы С. И. Морозовның инициативасы буенча «Җирле инициативаларга ярдәм итү» проекты чынбарлыкта тормышка аша бара. Шушы нигездә 2016 елда Яңа Зимница авылындагы культура йортына капиталь ремонт ясалды. Шулай ук быел Иске Кулаткы эшчеләр поселогында «Яшьләр паркы » яңадан торгызыла башлады.Иске Атлаш авылында халык инициативасы белән ТОС оештырылды һәм шулай ук бу авылның культура йортының түбәсе яңадан ябылды.
Халык инициативалары ярдәмендә районыбызда байтак эшләр башкарылып тора, чөнки халык үзе бу башлангычны зур теләк белән хуплый. Мәсәлән, быел Вязовый Гай авылы культура йортына ремонт ясалды. Биредә Ульяновск шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән «Лига» җәмгыяте подрядчиклары бер ай буе зур эшләр башкардылар. Аларның көче белән культура йортының түбәсе тулаем профнастил белән ябылды, евростандарт нормаларына туры китереп бинаның ишекләре яңаларга алмаштырылды. Культура йортының фойесы да яңа төс алды, анда яңа идәннәр түшәлде, яңа электрүткәргечләр сузылып, яктырткычлар куелды һәм буяу эшләре алып барылды.
19 сентябрь көнне Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының урынбасары И. Ш. Мәгдиев, район культура бүлегенең мөдире Ф. А. Кузәева, районның үзәкләштерелгән клуб челтәре мөдире А. Р. Деникаев һәм башка белгечләр ремонттан соң Вязовый Гай авылы культура йортын кабул итүдә катнаштылар. Бу мөһим объект кечкенә генә кисәтүләр белән кабул ителде һәм подрядчиклар кимчелекләрне кыска вакыт эчендә юк итәргә булдылар.
Вязовый Гай авылы культура йортын ремонтлауда бу авылның хуҗалык җитәкчесе Ф. А. Курмакаев үз өлешеннән 100 мең сум акча белән ярдәм иткән. Авыл халкыннан да 100 мең сумга якын средстволар җыелган. Бу изге гамәлләре өчен Зеленай авыл поселениесе өлкә Губернаторы С. И. Морозовка, Ф. А. Курмакаевка, авыл халкына олы рәхмәтләрен белдерә.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1994

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.