ИП «Төхфәтуллин Р. Б.” хуҗалыгында уңыш җыю ахырына якынлаша. Кыр эшчәннәре бөртекле культураларны суктырып җыю алдында торалар. Хуҗалык сабан бодаеның һәр гектарыннан 40 центнер уңыш җыйды. Шулай ук һәр геткардан уртача 20 центнер — арпа, 10 центнер гәрчичә суктырылды.
Механизаторлар Рөстәм Төхфәтуллин, Павел Бородин “ДОН- 1500”, “Полесье” комбайннарында сабан бодаеның соңгы гектарларын җыялар.
Бу хуҗалыкта киләсе ел уңышына нигез салу өчен дә зур эшләр башкарыла. Механизаторлар Расим Аюпов, Алексей Ульянин “К-700”, “К-701” тракторларында туңга сөрү эшләрен башкаралар. Гомумән, 1350 гектардагы җирнең 350 гектары эшкәртелде инде.
Көзге эшләр дәвам итә. ИП “Төхфәтуллин Р. Б.” хуҗалыгы шулай ук үзенең пайчылары белән дә санашуга кереште. Уңышның булуы пайчыларга мул итеп иген бирелүе турында сөйли.
Рөстәм Арифуллин.
Сен 13 2017
Мул уңыш куандыра
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1991
Свежие комментарии