Эчүчелек – заман проблемасы

Кешенең сәламәтлеге – аның иң зур бәхете, диләр. Моның турында күп мәкальләр һәм әйтемнәр бар. Әгәр кеше сәламәтлеге хакында үзе кайгыртмаса, сәламәт яшәү рәвеше алып бармаса, начар гадәтләрдән баш тартмаса, физкультура белән шөгыльләнмәсә, аңа бер нәрсә дә ярдәм итмәячәк. Хәзерге вакытта сәламәтлеккә зыян китерүче иң төп проблема – ул да булса, эчкечелек. Эчкечелек – авыру ул. Миңа калса, бу яман гадәтләр эшсезлектән, буш вакытыңны файдалы иттереп үткәрә белмәүдән барлыкка килә. Шуңа күрә эчүчеләр санын киметү өчен халык арасында аңлату эшләрен алып барырга кирәк. Бу эштә җәмәгатьнең роле зур. Мөһим проблемага битараф калырга ярамый. Максатчан алып барылган көрәштә генә яхшы нәтиҗәләр булырга мөмкин.
Федераль казна учреждениесе «Җинаять-башкарма инспекциясе» Ульяновск өлкәсе буенча җәзаларны үтәтү службасы (урнаштыру пункты Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе) күптән түгел генә Иске Кулаткы үзәкләштерелгән китапханә белән берлектә “Аеклык дәресе: аек, сәламәт, чибәр, яшь булу» дигән баш астында җәмгыятьтән изоляцияләнмәгән хөкем итүчеләр һәм инспекциядә исәптә булучылар өчен профилактик чара оештырды. Аеклык турында лекцияне китапханәче Н.Д. Фәйзуллина укыды. Әлеге чара әхлакый кыйммәтләрне, җәмгыяттә үз-үзеңне тоту этик нормаларын формалаштыруга юнәлтелгән иде.
Сәламәт булыйк! Һәр очракта да кеше булып калыйк. Рухи байлыкларыбызны саклап, омтылыш-максатлар белән яшик!
М.Р. Юсупова,
Ульяновск өлкәсе буенча җәзаларны үтәтү
службасының өлкән лейтенанты.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1987

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.