Уңыш тырышка елмая

Безнең районда да эшмәкәрлек игътибар үзәгендә тора. Үз эшләрен башлап җибәрүчеләргә грантлар бирелә, тәҗрибәләрен уртаклашу, яңа алымнар куллану максаты белән эшмәкәрләр белән төрле семинарлар, җыеннар оештырыла.
Ләкин үз эшеңне башлап җибәрү зур тәвәккәллек, батырлык таләп итә. Бизнесны алып бару өчен инициативалы, максатчан, җаваплылык тоючы, тырыш кеше булырга кирәк.
“Фаворит” кибетен районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул менә күп еллар инде халыкка файдалы хезмәт күрсәтә. Һәркайсыбыз әлеге кибеттә күп тапкыр булганы бар. Әлеге кибетнең үзәктә урнашуы да халык өчен бик уңай. Кибет һәрвакыт чиста, товарлар җыйнак иттереп тезелгән. Кибет хуҗасы Лилия Фәритовна Кадыйрова бик мөлаем. Халыкны һәрвакыт шат йөз белән каршы алып, игътибар белән тыңлап, уртак тел таба, файдалы хезмәт күрсәтә. Аралашучанлыгы, эчкерсезлеге, ярдәмчеллеге, җитезлеге белән үзенә җәлеп итә. Яшь эшмәкәрнең хезмәтеннән райондашлар да бик канәгать, аңа рәхмәтле булып калалар.
Биредә канцелярия товарларының ассортименты бик бай. Дини китаплар, дини әйберләр дә тәкъдим ителгән. Туйлар, туган көннәр бизәү өчен әйберләрне дә моннан табып була. Бүләккә кулдан ясалган матур кәрзиннәрне дә әлеге кибеттән сатып алырга мөмкин. Шулай ук төрле бәйрәмнәргә исемле кружкалар, футболкалар ясату өчен халык “Фаворит”ка мөрәҗәгать итәләр.
Документларны, фотоларны бастырып чыгарырга, сканировать итәргә кирәк булса, искекулаткылылар әлеге кибеткә ашыгалар. Паспорт, я булмаса башка мөһим документларны рәсмиләштерүгә кирәк булган фотоларга биредә төшеп була. Лилия Фәритовна тиз арада ул эшне дә башкара. Әлеге кибеттә беркайчан да чират булмый.
“Фаворит” кибете замана белән бергә атларга тырыша, халыкның фикеренә колак салып, аларның ихтыяҗларын исәпкә алып, Кадыйровлар гаиләсе үз эшләрен көннән-көн җәелдерә баралар. Хәзерге вакытта заказ белән биредә өй билгеләре ясатырга мөмкин. Шулай ук тәрәзәләргә, капкаларга искиткеч матур бизәкләрне дә каталог буенча сайларга була.
Лилия Фәритовна халыкка ярдәм итү теләге белән яши. Ул иганәчелек белән шөгыльләнеп, авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә үз өлешен кертә, төрле хәйриячелек акцияләрендә катнаша.
Кадыйровлар гаиләсе үз эшләрен уңышлы үстерәләр. Дөрес, бу алардан күп көч, зур эшчәнлек, тырышлык, акчаның әйләнешен күз алдында тотуны, үзләренең даими эшли торган кешеләре белән уртак тел таба белүне таләп итә. Әлеге сыйфатлар куйган максатларына ирешергә ярдәм итә.
Аларга кече бизнесларын исәнлектә, халыкның хөрмәтен тоеп, үстерергә, гади авыл кешеләрен сөендереп яшәргә язсын.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1983

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.