Изге догалар кабул булсын

Изге догалар кылып Корбан ае да үтте. Безнең Иске Кулаткы районында бу айда 400 гә якын Корбан суелды.19 сентябрь көнне Иске Кулаткы эшчеләр поселогының “Сафия” мәчетендә Корбан мәҗлесе үткәрелде. Бу изге чарага бихисап мөселман булган ир-ат һәм
хатын-кызлар килгән иде. Алар арасында Мәкккә-Мәдинәдә хаҗда булып кайткан мөселманнарыбыз “Сафия” мәчетенең имамы Ринат хәзрәт һәм мөгәллимә Асия ханым, мөгаллимә Хания ханым Башаева булдылар.
Ринат хәзрәт Бәширов мөселманнар каршында вәгазьләр сөйләп, хаҗга барып кайтулары, анда изге гамәлләр кылулары турында бәян итеп, аларга зәм-зәм сулары эчерде.
Хания ханым Башаева да хаҗ кылу турында уртаклашып, үзенең якты кичерешләрен кызыклы итеп сөйләде.
Чыгыш ясаучылар райондашларыбызга хаҗга баруда материаль ярдәм иткән өчен район Башлыгы Э. Ә. Ганеевка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Мәҗлестә Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча урынбасары В. А. Деникаева да катнашты. – Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Корбан мәҗлесләрен уздыру ислам динендә изге чаралардан санала.
– Мин сезгә шушы уңайдан җылы теләкләремне җиткереп, дини йолаларыбызны башкаруда уңышлар телим. Укыган догаларыбыз кабул булып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирештерсен иде, — диде ул.
Күркәм мәҗлескә әлеге мәхәлләнең мөселманнары да зур хәзерлек белән килгәннәр. Анда яшәүче мөселман хатын — кызлар тырышлыгы белән тәмле ризыклар пешерелгән иде.
Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз Ринат Усманов андагы мөселманнар ярдәме белән һәр ел районыбызга 10 сарык акчасы тапшыра һәм аның тарафыннан безнең мөселманнар сарыклар сатып алалар. Быел сатып алынган сарыкларның икесе Зимница авылы мәчетендә, берәр сарык “Гани”, Кирюшкино авылы мәчетләренә, 3 сарык “Сафия” мәчетенә корбан мәҗлесләре үздыруга тапшырылдылар һәм тагын 3 сарык халыкка Корбан ите итеп өләшелде. Шушы изге гамәлләре өчен “Сафия” мәчетендәге мәҗлестә мөселманнарыбыз дин кардәшебез Ринат Усмановка догаларын кылып, олы рәхмәтләрен әйттеләр.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2026

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.