Мәктәпләр уку елына әзерме?

Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең җәй буе күңелләрен тырнап тора торган бер мәшәкате бар: мәктәпне кабул итү комиссиясе киләсе бар әле. Моңа балалар бакчалары, мәктәп һәм балаларга өстәмә белем бирү коллективлары каникулга чыгуга әзерләнә башлый. Белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге Ульяновск өлкәсе Губернаторы С. И. Морозовның шәхси контролендә тора. Соңгы ике атнада безнең районыбызда да мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңа уку елына кабул итү буенча махсус комиссия эшли. Бары тик Мосеевка һәм Бахтеевка мәктәпләре кабул ителмәгән. Комиссиянең эше 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген күзәтчелек эшчәнлеге, роспотребнадзор, гадәттән тыш хәлләр, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тикшерә. Комиссия тарафыннан террорга каршы тору чараларның үтәлешенә, ремонт эшләренең башкарылуына, эвакуация юлларының торышына, аларның янмый торган материаллардан эшләнгән булуына, янгынга каршы автоматиканың төзеклегенә, аларның ай саен техник яктан тикшерелеп торуына, электр челтәрләренең каралган һәм ышанычлы булуына, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы персоналның өйрәнүләр үтүенә игътибар бирелде. Район мәгариф идарәсе начальнигы Ф. З. Зәйнетдинованың әйтүенчә, бүгенге көнгә районыбыз буенча 7 мәктәп, 2 мәктәпкәчә белем бирү һәм 3 өстәмә белем бирү учреждениесе кабул ителде. Комиссия тарафыннан тәнкыйть сүзләре дә әйтелә. Җитәкчеләрнең кулыннан килә, күп чыгымнар сорамый торган җитешсезлекләрне юк итәр өчен өстәмә вакыт бирелә. 20 августка кадәр белем бирү учреждениеләре тулысынча кабул ителеп бетәчәк.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1890

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.