Һәр бала шатлансын!

Өлкә Губернаторы С.И. Морозовның инициативасы буенча ел саен оештырылып килә торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үз эшен дәвам иттерә.
10 август көненә яңа уку елына адреслы ярдәм 303 балага — 587 мең 100 сум күләмендә күрсәтелгән.
Шул исәптән өлкә бюджетыннан 181 балага — 362 мең, муниципаль бюджеттан10 балага – 20 мең һәм спонсорлык хәйриячелек ярдәме 112 балага — 205 мең 100 сум тәшкил итә.
27 июль көнне укучылар өчен балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә мәктәп ярминкәсе үтте. Тагын бер ярминкәнең – биредә үк оештырылуы 18 августка планлаштырылган.
Август башында әлеге акция кысаларында “Чишмә” балалар бакчасы бер балага – 2 мең сум, “Гөлчәчәк” балалар бакчасы коллективлары бер балага – 1 мең, район Советы депутаты бер балага – 2 мең сум, Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе бер балага – 1 мең, 500 сум, “Ростелеком” коллективы бер балага – 2 мең 250 сум күләмендә адреслы ярдәм күрсәттеләр.
Хөрмәтле райондашлар! Хәйрия акциясендә актив катнашып, балаларга ярдәм күрсәтик! Бер бала да игътибарсыз калмасын!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1894

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.