Урып-җыю – җаваплы чор

Ульяновск өлкәсендә тулы куәткә урып-җыю кампаниясе бара. Идел буе федераль округының сигез регионы арасында бөртекле культуралар уңышы буенча безнең Ульяновск өлкәсе әлегә икенче урында.
Өлкә авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчесе Михаил Семёнкин фаразлавынча, регионда быел бөртекле культуралар уңышы аеруча югары булыр дип көтелә. Хәзерге вакытка уртача уңыш бер гектардан 35,5 центнер тәшкил итә, былтыр исә бу күрсәткеч 25,5 центнер гына булган. Димәк, елның яхшы килүе, яңгырларның вакытында явуы безгә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Ульяновск өлкәсе Губернаторы С. И. Морозов бу җаваплы чорда районнар җитәкчеләрен авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә һәрьяклап булышырга чакырды һәм аграрийларга үскән уңышны бөртегенә кадәр вакытында җыеп алуны бурыч итеп куйды.
Иске Кулаткы районында да кыр эшләре дәвам итә. Һәрбер хуҗалык үскән уңышын вакытында җыеп алу өчен бар тырышлыгын куя. Район буенча 18135 гектар мәйданда үстерелгән бөртекле культураларның 5137 гектары суктырылды һәм шушы мәйданнардан 135319 центнер иген җыелды инде. Аерым алганда, югары уңдырышлылык шәһәр поселениесе хуҗалыклары арасында И.П. “Абушаев Ф.А.” (37,5), СПК “Бахтеевка” производство кооперативы (30,5), Иске Зеленай авыл поселениесе буенча “Вязовый Гай” производство кооперативы (33,6), Урта Терешка авыл поселениесендә “Ягудин Р.Б.” крестьян-фермерлык хуҗалыгында (36) күзәтелә. Әмма барлык хуҗалыкларны бергә алганда, бүгенге көнгә район буенча уртача уңыш һәр гектардан 26 центнер тәшкил итә.
Тиздән авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр региональ иген фондын да тулыландыра башларлар. Бу практика өлкәбездә инде берничә ел күзәтелә. Аннан көзге ярминкәләрдә халыкка яңа уңыштан төрле продукция тәкъдим ителер.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1886

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.