Балалар Сабан туенда

Табигатьнең иң ямьле, күңелле вакытында Мосеевка төп мәктәбендә ял һәм сәламәтләндерү лагеренә йөрүче балалар өчен Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Милли бәйрәм мәктәп бакчасында, яшел чирәм белән капланган махсус мәйданчыкта, үтте. Ул көнне мәктәп тирәсе күңелле авазлар белән шау-гөр килеп торды. Балалар матур киемнәрдән: малайлар — килешле кәләпүшләрдән, кызлар күз явын алырлык матур яулыклар бәйләп, бәйрәмгә җыелдылар. Бу көнне балалардан тыш аларның әти-әниләре, мәктәп каршында эшләп килүче балалар бакчасы төркеменең нәниләре һәм тәрбиячеләре, авылга ялга кайтучы кунаклар ашыктылар.
Сабантуйда бәйрәм рухы хөкем сөрде. Балалар милли уеннарда катнашырга, үз көчләрен, җитезлекләрен, осталыкларын күрсәтергә ашыктылар. Кул көрәшендә (армрестлинг) Ильяс Алиев, Эльнар Фәйзуллин иң көчлеләре булдылар. Гер күтәрүдә Эмиль һәм Ильяс Алиевларга тиңлеләр булмады. Капчык белән сугышуда Нариман Азизов, Раил Шабаев осталыкларын күрсәттеләр. Чүлмәк ватуда Наил Хисәметдинов, Эмиль Сәйфуллин актив булдылар.
Сулы чиләкләр белән узышуда Динара Азизова, Лиана Сәйфуллина, Эльнара Алиева җитезләр иделәр. Кашыкка йомырка куеп йөгерүдә Әлфия Шабаева, Эльнара Хамзина, Эмиль Алиев сынатмадылар. Капчык киеп йөгерүдә Эльнара Хамзина, Диана Тюкаева беренче килделәр.
Милли көрәштә Роберт Ягудин, Эльнар Сәлимов, Ильяс Алиев, Эльнар Фәйзуллин җиңү яуладылар. Ә инде Эмиль Алиев, Ильсаф Алиев башлангыч сыйныф укучылары булсалар да, югары күрсәткечләргә ирештеләр .
Милли уеннар бергәләшеп аркан тарту белән тәмамланды. Бәйрәмдә бер бала да бүләксез калмады.
Бүләкләр алуда матди ярдәм авыл мәчете имамы Кәбир Али улы Азизов һәм мәхәллә картлары, шулай ук авыл фермеры Ришат Касыймович Хәбибуллин күрсәттеләр. Алар һәрвакыт мәктәбебез белән җылы мөнәсәбәттә, тыгыз элемтәдә булып, булышлык күрсәтәләр. Форсаттан файдаланып, аларга олы рәхмәтебезне һәм тирән ихтирамыбызны белдерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.
Милли бәйрәмдә әниләр дә тик тормады, Гөлнара Хисәметдинова, Лилия Тюкаева, Розалия Сәйфуллина җанатарлар буларак, балаларга җиңүгә көч-дәрт биреп тордылар.
Әлеге бәйрәмне оештыруда мәктәп мөдире вазифаларын вакытлыча үтәүче Илмир Мөнирович Кузахметов, тәрбиячеләр Румия Хөсәиновна Ахтәмова, Розалия Камилевна Сәйфуллина зур тырышлык куйдылар. Аш пешерүче — Гүзәл Шабаева балаларны тәмле ризыклар белән сыйлады.
Сабантуй бәйрәме бик мавыктыргыч үтте. Балалар, кунаклар, әти-әниләр күңеленә хуш килде.
Руфия Абдуллина,
Мосеевка төп мәктәбе укытучысы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1697

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.