Гаилә кыйммәтләрен саклыйк!

29 июнь көнне Иске Кулаткы районында “Гаилә” өлкә Советы рәисе О.В. Желтова булып китте. Ул “Гаилә” өлкә Советының утырышын читкә чыгып, безнең районда үткәрде. Очрашуны район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча беренче урынбасары В.А. Деникаева оештырды.
— Сезнең районда гаилә кыйммәтләре, гореф – гадәтләре яхшы сакланган. Балалар белән ата — ана мөнәсәбәте дә шәһәрнеке белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Соңгы вакытта демографик хәлләр дә уңайлана башлады , шушы кыйммәтләрне саклап, райондагы өлкәннәр һәм яшь буын тату яшәп, алда да бердәмлекне дәвам иттерсеннәр иде, — диде Ольга Владимировна җыелышны ачып.
Әлеге чараны Найлә апа Үзбекова, кызы Руфия һәм оныклары Эльнара һәм Рената “Әни турында “ җыр белән башлап җибәрүләре — кунакка да, чарада катнашучылар күңелләренә дә хуш килде.
Биредә шулай ук район больницасының акушер – гинекологы Э.Ш. Кунеевская, ЗАГС бүлеге җитәкчесе И.К. Багдалова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ә.М. Шабакаева, өлкән мөгаллимә З.А. Абдюшева һ.б. чыгышлар ясадылар.
“Парус Надежды” оешмасының гаиләләр белән эш итүен уңай яктан күрсәткән балалар кулы белән ясалган күргәзмә һәм Е.В. Бахтиярова оныгы Артур белән биюләре бик матур булды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1693

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.