Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә балаларның җәйге ялларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрүгә зур игътибар бирелә. Укытучылар көн саен төрле уеннар, экскурсияләр, ярышлар һәм файдалы очрашулар үткәрәләр. Ә инде милли бәйрәмнәр үткәрү әлеге мәктәптә күптән матур гадәткә әверелде. Үткән атнада лагерьда ял итүче балалар өчен халкыбызның иң күңелле, иң яраткан, иң тантаналы — Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бу көнне мәктәп йорты чын мәгънәсендә Сабантуй мәйданын хәтерләтте. Башларына матур милли яулыклар бәләгән укытучыларга, кызларга һәм түбәтәй кигән малайларга сокланмый мөмкин түгел иде. Бәйрәм уңаеннан матур котлауларын мәктәп директоры Г. В. Бәширова җиткерде. Ул балаларга рәхәтләнеп күңел ачарга, җәйге каникуллар вакытында күңелле ял итәргә һәм 1 июль көнне районыбызда үтәчәк милли Сабантуй бәйрәмендә актив катнашуларын теләде. Бәйрәм программасы күңелле җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Балалар татар телендә матур җырлар, милли биюләр башкардылар. Аларның чыгышларын дуслары алкышларга күмеп каршы алды. Ә инде бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар апалары белән бергәләп Флеш-моб биеделәр, милли уеннарда катнашып, көчлелектә, чыдамлылыкта, җитезлектә ярыштылар. Соңыннан мәктәп ашханәсендә әзерләнгән тәмле ризыклар белән тукландылар. Әлеге күңелле вакыйга балаларның хәтер сандыгында озакка сакланачак.
Гөлназ Кузәева.
Июл 05 2017
ӘЙ, КУҢЕЛЛЕ БИТ САБАН ТУЙЛАРЫ!
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1701
Свежие комментарии