Рамазан – изге эшләр ае

Ихлас күңелдән изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Ай дәвамында мул табыннарда ифтар кылдык, бер-беребезгә мәрхәмәтле булырга тырыштык. Изге Рамазан ае барысын – яшен-картын, ярлысын-баен саф-саф итеп тәравих намазларына җыйды, бер –беребезгә карата игътибарлы булырга өйрәтте һәм изге эшләр башкарырга өндәде. Ярдәмгә мохтаҗ булган инвалид балаларның күңелләрен җылыту йөзеннән Фаворит кибетенең хуҗасы Фәрит абый Кадыйров “Рамазан аенда изгелек эшлә” акциясе игълан иткән иде. Әлеге акциядә районыбызның мөселманнары бик теләп катнашты һәм хәлләреннән килгән кадәр матди ярдәм күрсәттеләр. Әлеге акчаларга Фәрит абый Кадыйров районыбызда яшәүче 3 инвалид балага тапшыру өчен татлылар тулы пакетлар бирде. Ураза гаете бәйрәме алдыннан без, “Парус Надежды” инвалид балаларны реабилитацияләү үзәге белгечләре, әлеге пакетларны балаларның өйләренә итеп тапшырдык. Балаларның шатлыклы елмаюларын күрүдән дә зуррак бәхет юктыр. Рәхәтләнеп аралаштык һәм бәйрәм уңаеннан сабыйларга изге теләкләребезне җиткердек. Барлык балалар, әти – әниләр һәм үзебез исеменнән әлеге акцияне оештыручы Фәрит абый Кадыровка, аның гаиләсенә, матди ярдәм күрсәткән барлык райондашларыбызга олы рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Гаиләләрегезгә бәрәкәт, рухи ныклык, сабырлык телибез.Рамазан аенда кылган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын иде. Шундый мәрхәмәтле эшләр башкару теләге көндәлек тормышыбызда да дәвам итәр дип ышанабыз.
Зөлфия Аксенова,
“Парус Надежды” инвалид балаларны реабилитацияләү үзәге җитәкчесе.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1705

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.