Мәктәп белән саубуллаштылар

Менә IX һәм XI cыйныфлар укучыларының чыгарылыш кичәләре булып үтте. Төп гомуми белем турындагы аттестат — 43 , ә инде урта гомуми белем турындагы аттестат – 85 укучыга тапшырылды. Район буенча XI сыйныфны тәмамлаган укучылар арасында 15 кеше медальләргә лаеклы булдылар. Дәүләт имтиханнарын да укучылар уңышлы тапшырдылар.
Чыгарылыш кичәләрендә ваемсыз балачак дөньясыннан һич аерылырга теләмәгән кызлар һәм егетләр адресына җылы котлаулар яңгырады. Район җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар, әти-әниләр аларга ихлас теләкләрен җиткерделәр. Чыгарылыш сыйныф укучылары да үз чиратларында аларга рәхмәт сүзләре әйттеләр, музыкаль чыгышлары белән шатландырдылар. Укучыларның чыгышлары кичәгә үзгә бер җылылык һәм ямь өстәде. Йөзләреннән бәхетле елмаю китмәгән егетләр һәм кызлар зур дулкынлану, шатлык хисләре белән тантаналы рәвештә кулларына аттестатлар алдылар.
Яшь, кыю, гайрәтле егет һәм кызлар! Мәктәптә алган төпле белемегез һәм тәрбиягез иң кыю хыялларыгызны тормышка ашыруда һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып җитешүдә ярдәм итсен. Шәхси казанышларыгыз исә илебез, туган төбәгебез үсешенә һәм иминлегенә ныклы нигез булсын. Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, туган авылыгызны, белем йортыгызны, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти–әниләрегезне, укытучыларыгызны онытмагыз! Хәерле юл сезгә!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1709

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.