Бөтен авыл сөенде

10 июнь көнне Бахтеевка авылында чуваш халкының милли бәйрәме — Акатуй гөрләп үтте. Көне дә искиткеч матур, кояшлы, җылы булды. Бәйрәм авылның үзәгендә, мәктәпнең спорт мәйданында булды. Урын аулак, спорт ярышларына да, сәүдәгә дә. Yзәктә, иң хөрмәтле урында, зур итеп сәхнә корылган. Акатуйга район җитәкчеләре, авылның яше-карты җыелды. Аларны cтадион капкасыннан ук моңлы чуваш көйләре, матур иттереп бизәлгән мәйданчыклар, чуваш халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган авыл йорты, сату нокталары каршы алды.
Акатуй бәйрәмен башлау үзенчәлекле иде. Милли киемнәр киенгән мәдәният хезмәткәрләре сәхнә түренә узып, кадерле, олы кунакларны каравай белән сыйладылар һәм түгәрәккә алып әйлән-бәйлән йөределәр.
Милли бәйрәмнең тантаналы өлешендә район администрациясе Башлыгы И.А. Аблязов, аның урынбасары И.Ш. Мәгдиев, район Атакае Илья Арланов сәламләп, бәйрәмгә килгән кунакларны Акатуй белән котладылар, күңелле ял итүләрен теләделәр. Бүләкләү тантанасында алдынгы хезмәткәрләр, үрнәк гаиләләр хөрмәтләнде.
Милли көрәш, уеннар музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.
Бәйрәм көне буе дәвам итте. Авыл халкы, килгән кунаклар бер-берсе белән аралашып, күңел ачтылар.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1614

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.