Тәбрикләү

12 июнь – Россия көне
Әлеге бәйрәм илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне чагылдыра. Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бөек илебезнең күпмилләтле халкы бу көнне туган илебезнең данлы тарихын кабат искә төшереп, ата-бабаларыбызның Ватанны саклауга багышланган төрле яуларда күрсәткән батырлыгы, тыныч тормышта ирешкән уңышлары белән горурланабыз.
Барчагызга да исәнлек-саулык, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. Илебездә һәрчак тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү булсын.
Э.Ә. Ганеев,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы политсовет Секретаре.
И.А. Аблязов,
Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1611

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.