Тәбрикләү

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне
Хөрмәтле социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләгән ветераннар!
Социаль хезмәткәрләр көне – кемгәдер килгән авырлык, сынауларны, кемдер кичергән фаҗигане йөрәгенә якын алып, үзенекедәй кабул итеп, кешеләрнең рухи, матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер булганнарның һөнәри бәйрәме. Сезнең эшчәнлек халыкны социаль яклауга, район халкы тормышының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Социаль яклау органнарында хезмәт куючылар бу эшне зур җаваплылык тоеп башкара. Социаль өлкәдә эшләүчеләр башкалар белән чагыштырганда ике тапкыр тынычрак, ике тапкыр яхшырак, түзем, сабыр булырга бурычлы. Безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр – барысы да даими игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм шәхси бәхет телибез.
Э.Ә. Ганеев,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия”
партиясенең урындагы политсовет Секретаре.
И.А. Аблязов,
Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1609

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.