Яшь белгеч үз урынын тапкан

Социаль хезмәткәрләр көне Россия Президенты Указы белән 2000 елдан бирле уздырыла. Россиядә мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтүнең үз тарихы бар. Петр I дәүләт социаль яклау системасына нигез салачак Указны игълан итә. Картлар, инвалидлар яшәгән йортларда авыруларны карасын, ярдәм итсен өчен ун авыру кешегә бер сәламәт кеше булырга тиеш, дип язылган була анда.

8 июнь көнне Иске Кулаткы районында да социаль тармакта хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Социаль хезмәткәр эшендә һөнәри белем генә түгел, белгечнең шәхси сыйфатлары да алгы планга куела. Кеше аңлы рәвештә бу һөнәрне сайлый икән, ул аңа җиңел бирелә, үзенә дә, клиентларына да, җәмгыятькә дә файда китерә. Иске Кулаткы халыкны социаль яклау идарәсендә хезмәт итүче Ләйсән Фәритовна Юнусова да үзе сайлаган һөнәрен яратып башкара. Һәр көнне кешеләрнең проблемаларын хәл итәргә туры килгәндә дә мөлаем, ягымлы, матур, күтәренке күңелле булып кала белә ул. Ләйсән Фәритовна хезмәт биографиясен 2007 елда ветераннар һәм инвалидлар эше бүлеге белгече буларак башлап җибәрде. Хезмәтен төгәл, вакытында башкарган өчен 2011 елда яшь белгечне бүлек мөдире итеп билгелиләр. Л. Ф. Юнусова җитәкчелегендә эшләп килүче белгечләр ярдәмендә район халкына ай саен акчалата түләүләр, торак-коммуналь хезмәтләре өчен компенсацияләр һәм социаль гарантияләр вакытында һәм төгәл түләнә. Әлеге бүлектә хезмәт итүче В. В. Тимербулатова һәм А. Р. Рафикова ел саен 3 меңнән артык райондашыбыздан документлар кабул итеп, барлык түләүләрне вакытында башкаралар. Үткән елда коммуналь хезмәтләр өчен компенсацияләр белән 1847 райондашыбыз файдалана алды. Әлеге максатка федераль һәм өлкә бюджетыннан 4 миллион сумм күләмендә акчалар бирелде. Ләйсән Фәрит кызы яхшы психолог та. Авыр холыклы кешеләр белән дә уртак тел таба белә.
— Кешелекле, ачык, таләпчән, әдәпле Ләйсән кебек кешеләр белән эшләве дә күңелле. Отчётларын вакытында тапшыра, документация эшен дөрес итеп җиренә җиткереп алып бара, — ди аның турында халыкны социаль яклау бүлекчәсе мөдире А. М. Шабакаева. Күпьеллык үрнәккә куярлык хезмәте өчен Л. Ф. Юнусова Почет грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды, ә инде 2010 елда аның исеме Иске Кулаткы халыкны социаль яклау идарәсе буенча район Почет тактасына кертелде.
Гаилә тормышында да Ләйсән уңган хатын – кызлар рәтенә керә. Тормыш иптәше Ринат белән кызлары Самираны үстерәләр. Яшь гаилә ике яктан да әти-әниләрен хөрмәт итәләр, кирәк вакытта ярдәмгә ашыгалар.
Бар күңелен биреп, яраткан хезмәтеннән ләззәт табып эшләүче Ләйсән Фәритовнага киләчәктә дә саулык – исәнлек, гаилә бәхете һәм эшендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1603

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.