Илебезнең иң мөһим бәйрәме

12 июнь – Россия көне. Бу көн 1994 елда Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан, гадиләштереп, Россия көне дип йөртелә башлый.
Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Барыбызның да Ватаны бер. Бу бәйрәм дә туган илебезгә мәхәббәт, горурлык хисләрен арттыра.Россия көне уңаеннан районыбызда да күптөрле чаралар узды.

Бәйрәм программасы 11 июнь көнне районыбызның үзәк мәйданында көндезге 14.00 сәгатьтә Воронеж шәһәреннән килгән халык исемен йөрткән “Горница” казак коллективының чыгышы белән башланып китте. Аларның дәртле биюләре һәм җырлары райондашларыбызга бәйрәм кәефе бүләк итте. 12 июнь көнне район мәдәният йорты каршында Россия көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде. Әлеге чарада районыбызның оешма, предприятие, төрле учреждениеләр, мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары, килгән кунаклар катнашты. Бәйрәм тантаналы төстә Россия әләмен күтәрү церемониясеннән башланды. Аны башкару өчен Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләренең уку алдынгылары һәм укытучылары чакырылды. Иске Кулаткы район Башлыгының урынбасары, район Советы депутаты М. М. Бәширов райондашларына Россия Президенты В.В. Путинның, район Башлыгы Э.Ә. Ганеевның бәйрәм котлауларын җиткерде һәм хезмәт алдынгыларына Ульяновск өлкәсе Губернаторы исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды. Район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов өлкә Губернаторы С.И. Морозовның һәм үзенең бәйрәм котлауларын җиткерде һәм Халыкара олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, җиңү яулап кайткан укучыларга һәм укытучыларга Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары, яшүсмерләргә паспортлар тапшырды. Бәйрәм трибунасыннан Бердәм Россия партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Л. Р. Амирова да чыгыш ясады һәм райондашларыбызны илебезнең патриотлары булырга өндәде. Бәйрәм программасы балаларның һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләренең матур җырлары һәм кичке күңел ачу программасы белән дәвам итте. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә. Әйдәгез, үз казанышларыбызның да, ата-бабаларыбыз казанышларының да кадерен белеп яшик.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1624

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.