Җәйге сезон ябылды

Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә урнашкан «Гаилә» паркы районыбызның күрке булып, җәй айларында искекулаткылыларның гына түгел, килгән кунакларның да яраткан ял урыны булды.
14 июньнән башлап һәр атна саен җомга көнне биредә «Фонтан янында» дигән арт-студия эшләде. Ул кичке 21.00 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр үтә иде.
Райондашлар бирегә гаиләләре, дуслары, туганнары белән килеп, саф һава сулап, сөенеп концертлар карадылар. Җәй дәвамында биредә район мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, авыллар поселениеләренең клуб хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр, җәйге каникулларга кайткан яшь талантлар чыгышлар ясады. Моңлы җырлар, дәртле биюләр башкару, сәнгатьле итеп шигырьләр уку райондашларның күңеленә хуш килде. Китапханәчеләр тырышлыгы белән оештырылган төрле тематик күргәзмәләр дә ял итүчеләрне җәлеп итте. Саф һавада якыннар белән аралашып һәм күрешеп, күңелле ял итү үзе генә дә ни тора!
Ә инде 30 августта арт-студиянең җәйге сезонын ябуга багышланган эчтәлекле концерт узды. Халык бер сәгатьлек музыкаль чыгышларны бер сулышта карады һәм таралышырга, җәй белән саубуллашырга ашыкмады. Киләсе елда да «Гаилә» паркында арт-студиянең эше дәвам итүенә өметләнеп калабыз.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13081

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.