Нефть башкаласында булдылар

Күптән түгел генә Ульяновск өлкәсенең мәктәп укучылары нефть булдыру өлкәсендә федераль профориентация проектында беренче тапкыр катнаштылар. Әлеге балалар «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы һәм «Газпромнефть-Хантос» белән берлектә оештырылган «Ышанычлы старт» конкурсында җиңүче булдылар. Конкурс эшче белгечләрнең абруен күтәрү һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен оештырылган иде.
Конкурста 1 мең 100 мәктәп укучысы катнашты. Алар сайлап алу этабында химия буенча олимпиадада катнаштылар, видео форматында визитка, илебездәге үсеп килүче нефть тармагы турында проект әзерләделәр һәм эссе яздылар. Нәтиҗәләр буенча 20 җиңүче сайлап алынды. Шул исәптә Урта Терешка урта мәктәбенең IХ cыйныф укучысы Илсаф Рамазанов та иде. Ул барлык биремнәрне уңышлы үтәп, җиңүчеләр санына керде.
Җиңүчеләр Россиянең нефть башкаласында — Ханты-Мансийскта беренче тапкыр булдылар. Предприятиеләрдә, технологик үзәкләрдә булып, нефть чыгару тармагында чын һөнәр ияләренең эшен үз күзләре белән күрделәр. Көньяк Приобск чыганагында укучыларга куак мәйданчыкларын, газ эшкәртү заводын, цифрлы складны күрсәттеләр. Аларга барысы да кызык иде — скважиналар бораулаудан һәм чыгару технологияләреннән алып лаборатор тикшеренүләргә һәм виртуаль модельләргә кадәр. Әлеге эчтәлекле һәм мавыктыргыч сәяхәт балаларда булачак һөнәрне сайлауда тирән уйланыр өчен зур этәргеч булды.
«Барыннан да элек без әлеге проектны гамәлгә ашыра торган «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасына рәхмәт белдерәсем килә. Безнең предприятиегә килгән егетләр барлык объектларда булганнан соң, нефтьче һөнәрен сайларлар дип өметләнәм». Аларны нефть җитештерү генә түгел, ә инде нефтьчеләрнең яшәү һәм хезмәт итү шартлары да таң калдырган, — дип хәбәрләде «Газпромнефть-Хантос» генераль директоры Сергей Федоров.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13078

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.