Физкультурачылар һәм төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм

9 августта Иске Кулаткы район мәдәният йортының биюләр залында Физкультурачылар һәм төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм оештырылды. Тантаналы өлештә район Советы депутаты Рамил Ахмедов, район администрациясе Башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Ә. Богданова, район мәгариф бүлеге мөдире И. С. Агрусева, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы М.М Батршин, район администрациясенең яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р. Д. Мадьяров чыгышлар ясап, төзүчеләрне, физкультурачыларны, тренерларны, әлеге тармак ветераннарын, спортчыларны бәйрәмнәре белән котладылар һәм районның спорт тормышында актив катнашучыларга, өлкә һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә районның йөзен яклаучыларга Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бәйрәм чарасы район мәдәният йорты хезмәткәрпәре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12926

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.