Мактаулы исем белән билгеләнде

Укытучы исеменә лаек булуны зур бер батырлык, дип әйтер идем. Ни өчен дигәндә, бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәжәдә укыту сәләтенә ия була аладыр. Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып эшләргә кирәк.
Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең математика укытучысы Рәхимә Абдулловна Үмәрова да нәкъ шушы күркәм сыйфатларга ия булган, районыбызда абруйга лаеклы һөнәр осталарының берсе.
Балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм сабыр булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен саклау кебек сыйфатлары аңа эшендә уңышларга ирешергә ярдәм итә.
Үз эшенең остасы булган педагогның фикере белән хезмәттәшләре дә, ата-аналар да исәпләшәләр. Укучылары аның дәресләренә җитди әзерләнә. Чөнки яраткан укытучының һәр дәресе үзенчәлекле үтә. Һәр теманы гади итеп, төрле мисаллар ярдәмендә аңлатучы укытучыны балалар да бик ярата.
Йөзләрчә балага төпле белем, тәрбия биргән, олыны — олы, кечене кече итә белергә өйрәткән Рәхимә Абдулловна байтак укучыларына остаз да! Күпләре аның һөнәрен сайлап, укытучы булып эшлиләр.
Зур тәҗрибәгә һәм хезмәт стажына, олы хөрмәткә, бихисап Мактау грамотоларына, бүләкләргә ия булган укытучыга күптән түгел генә өлкә Губернаторы Алексей Русских тантаналы рәвештә «РФнең Атказанган укытучысы» исеменең билгесен тапшырды.
Чынлап та, Рәхимә Абдулловна әлеге исемгә лаеклы һөнәр остасы. Ата-аналарның хөрмәтен тоеп, рәхмәтләрен ишетеп, балаларны яратып, хезмәттәшләре белән дус-тату булып, дан артыннан кумыйча, ихлас күңеленнән тырышып хезмәт итә, булганына шөкер итеп, матур итеп яши белә. Рәхимә Абдулловнаны котлыйбыз! Катлаулы һәм җаваплы эшендә уңышлар, күтәренке кәеф һәм фәнен яратучы укучылар телибез.
Ә. Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12513

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.