Путин «Россия» күргәзмә-форумы эшен тәмамлады

Россия Президенты Владимир Путин 8 июль дүшәмбе көнне

Мәскәүдәге ВДНХга килде һәм анда «Россия» Халыкара

күргәзмә-форумы эшен тәмамлады. Дәүләт башлыгы

күргәзмәне оештыручылар, хезмәткәрләр һәм экспонентлар

вәкилләре белән очрашты. Очрашуда катнашучылар

арасында Ставрополь крае губернаторы Владимир

Владимиров, Рязань өлкәсе губернаторы Павел Малков,

төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министры

урынбасары Константин Михайлик һәм башкалар бар иде.

Форум җитәкчесе Наталья Виртуозова Президентка мондый

күргәзмә оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул чарага 18,5

миллион кунак килүен ассызыклады.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12638

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.