Бакчачыларга файдалы киңәшләр

Кыяр тиз үссен өчен нәрсә сибәргә?

Кыяр тиз үссен өчен 1 литр суга 1 аш кашыгы шикәр комы, бер аш кашыгы (10 грамм) коры чүпрә (дрожжи) кушып ясалган эремә сибәргә кирәк.

Җылы сулы банкага чүпрә салыгыз, яхшылап болгатыгыз. Аннары бер аш кашыгы шикәр комы кушыгыз да тагын болгатыгыз.

Банканы җылы урынга ике сәгатькә куеп торыгыз, кояш нурлары тимәслек булсын.

Ике сәгатьтән соң, эремәне биш литр җылы су салынган чиләккә өстәгез, яхшылап болгатыгыз. Бу— концентрацияләнгән эремә булыр.

Концентрацияләнгән 1 литр эремәгә 10 литр җылы су кушыгыз. Һәр кыяр төбенә 1 литр ашлама сибегез.

Ашламаны сибәр алдыннан, кыярларга башта яхшылап су сибегез.

Бу ашламаны помидорларга, баллы борычларга да сибәргә була.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12487

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.