Таныш булыгыз: яңа җитәкче

Ульяновск өлкәсе «Россельхозцентр» филиалының Иске Кулаткы районы бүлеге районыбызда орлыкларның сыйфатын, аларның шытып чыгуын тикшерүдә һәм яңа сортларны файдалануга инструкцияләр бирүдә зур эшләр башкара.
Безнең бу оешма белән 45 ел тәҗрибәле агроном Рәисә Сәлимҗановна Кипчатова җитәкчелек итте. Ул озак вакыт эчендә районыбызның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә булып, орлыкларның сыйфатын тикшерүдә мөһим эшләр алып барды. Нәтиҗәдә, районыбыз кырларында мул уңышлар үстерелде һәм моның өчен яңадан-яңа сортлар кулланылды.
Әлеге оешманы районыбызда саклап калуда Рәисә Сәлимҗановнаның роле әһәмиятле булды һәм районыбыз җитәкчеләре аңа бүген дә олы рәхмәтләрен әйтәләр.
Агымдагы елда ул лаеклы ялга китү сәбәпле, аның урынына элек биредә агроном булып хезмәт иткән Рифат Хәйдәрович Джамаев билгеләнде.
Р.Х. Джамаев1982 елда Иске Кулаткы эшчеләр поселогында туган. Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә белем алганнан соң, Иске Кулаткы механика-технология техникумын, аннан соң Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Кулына диплом алгач, ул бу оешмада үсемлекләрне саклау буенча агроном булып эшләгән.
Анннан соң ул үзенең хезмәт биографиясен Мәскәү шәһәрендә дәвам иттергән.
Хәзерге вакытта якташыбыз Ульяновск өлкәсе «Россельхозцентр» филиалының Иске Кулаткы районы бүлегегендә баш агроном вазифаларын үтәүгә кереште.
Илебездә оптимизация булу сәбәпле, бу оешмага, яисә безнең районга Павловка районы да беркетелде.
—  Җитәкчеләрнең соралуларын исәпкә алып, Ульяновск өлкәсе «Россельхозцентр» филиалының Иске Кулаткы районы бүлегегендә баш агроном булып эшкә керергә ризалаштым. Чөнки биредә агроном булмаса, Иске Кулаткы бүлегенә ябылу яный иде. Ул очракта районыбызның авыл хуҗалыкларына орлыкларны тикшертергә Новоспасск эшчеләр поселогына туры килер иде, — дип сөйли Р. Х. Джамаев.
Димәк, районыбызда бер оешма сакланып калды дигән сүз. Ул үзенең элеккеге вазифасын алып баруны бүген дә дәвам итә.
Баш агроном Рифат Хәйдәрович Джамаев, лаборантка Әлфия Камиловна Алтынбаева белән орлыкларның сортларын билгеләүдә, уҗым культураларының үсешен контрольдә тотуда җаваплы эш алып баралар.
Рәсемдә: баш агроном Р.Х. Джамаев, лаборантка Ә.К. Алтынбаева белән эш вакытында.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11609

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.