Язгы өмәләр башлана

Яз кояшы турырак һәм җылырак карый башлау белән язгы чистарту өмәләре башлана. Чөнки яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта башлый. Кыштан соң табигать уяна, тирә-якны тәртипкә китерү, төзекләндерү вакыты җитә.
5 апрельдә Ульяновск өлкәсендә беренче язгы өмә узачак. Регионда язгы төзекләндерү өмәләре 5 апрельдән башлап 28 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге тема төбәкне комплекслы үстерү буенча штаб утырышында каралды. Җәмәгать территорияләрен һәм ишегалларын җыештыру графигы турында фикер алышу булды.
Агымдагы елда алты санитар җомга үткәрергә планлаштырылган: 5 һәм 19 апрельдә, 17 һәм 31 майда, 14 һәм 28 июньдә, ә инде 27 апрельдә Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган өлкә өмәсе узачак.
Өмәдә катнашучылар кыш дәвамында тупланган чүп-чарны, көздән калган агач яфракларын, корыган агачларны җыеп алачаклар. Агачларны агарту, яңа агачлар утырту, җылылар киткәч, чәчәкләр утырту күздә тотыла.
Өмәләр кысаларында төзекләндерү эшләре өй-йорт яны территорияләрендә генә түгел, паркларда, урамнарда, иҗтимагый урыннарда да оештырылачак.
Оешма-учреждениеләр коллективлары үзләре эшләгән биналарның тирә-ягын һәм билгеләнгән участокларны чистартып, һәркем үз территориясендә тәртип булдырырга тиеш.
Өмәләрдә мәктәп укучылары һәм студентлар, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре, ТОС хәрәкәте волонтерлары һәм активистлары катнашачак.
Яшәгән җиребезне чиста тоту – һәркемнең изге бурычы. Әйләнә-тирәбездәге чисталык һәм матурлыкны булдыру һәм саклау бары тик үзебезнең кулларда икәнен онытмыйк, дуслар!

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11605

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.