Укытучының беренче адымнары

Районга яшьлек дәрте, белемле һәм энергияле яшьләр бүген бик кирәк. Район мәктәпләрендә укытучыларның уртача яше өлкәнәя бара, сер түгел, яхшы әзерлекле педагоглар җитешми. Ә бит үзебездә туып-үскән егет һәм кызларның мәктәпләрнең педагогик коллективларын тулыландыруы бик уңайлы булыр иде. Чөнки хәзерге заманада шәһәрдә дә яңа гына диплом алган яшь белгечләрне кем дә кочак җәеп каршый алмый.
Менә Карамалы кызы Алина Ринатовна Богданова да туган ягында кирәкле һәм файдалы булырга дигән теләк белән авыл җирендә хезмәт юлын башлап җибәрде.
2023 елның сентябрь башында ул Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы мәктәбендә яшь белгеч буларак, мәктәп бусагасыннан атлады.
Алина Ринатовна Карамалы авылында туып үсә. Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбен үз-үзенә таләпчән, тырыш, белемгә омтылучан булуы аркасында “5” ле билгеләренә генә тәмамлый. Балачак хыялын тормышка ашыру максаты белән Ульяновск дәүләт педагогия университетының педагогика һәм психология факультетының махсус дефектологик белем бирү юнәлеше буенча югары белем үзләштерә. Университетны «5» билгеләренә тәмамлагач, тарих һәм җәмгыять белеме буенча квалификациясен яңарта.
Хәзерге вакытта ул Иске Кулаткы икенче номерлы мәктәбендә һәм Бахтеевка төп мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Шулай ук балалар белән логопедик дәресләр алып бара.
Хезмәт юлын башлаганда, беркемгә дә җиңел түгелдер. Чөнки укытучы балаларның белеме өчен дә, тәртибе өчен дә, иминлеге өчен дә җаваплылыкны үз өстенә ала.
Алина Ринатовна укучылар белән тиз арада уртак тел таба. Балалар да аны тиз арада яратып өлгерә. Яшь укытучы зур тырышлык һәм җаваплылык белән эшкә керешә.
— Мәктәп коллективы мине җылы кабул итте. Биредә хезмәт итү миңа бик ошый, коллективыбыз дус-тату. Һәркем ярдәм итәргә тырыша, тәҗрибәләре белән зур теләк белән уртаклашалар, барысын да ипләп аңлаталар. Яшь булуыма карамастан, мин тиз арада әлеге атмосферага ияләшеп киттем. Эшемне бик яратам.
Беренче чиратта, үз позицияңне белдереп, үз таләпләреңне куеп, артык кырыс та, йомшак та булмыйча, үз эшеңне башкарырга кирәк. Балаларга карата гадел булырга, һәр баланың күңелен аңлап, сәләтен ачыклап, аны үстерергә кирәк. Дәресне кызык итеп төзесәң, тик утырмый торган баланы да тыңлатып була. Бары тик омтылыш һәм теләк кирәк, — дип уртаклашты уй-кичерешләре белән яшь укытучы.
Алина Ринатовнага катлаулы һәм җаваплы эшендә зур уңышлар,яңа үрләр яулавын телибез. Аң-белем һәм тәрбия бирүдә намуслы хезмәт итеп, киләчәктә үз эшенең остасы булырга насыйп булсын.

Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11602

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.