1 нче апрельдән Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хезмәткә язгы чакырылыш башланып китте. РФ Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә Россия гражданнарын язгы чакыру турында Указ имзалады.
«2024 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылышка яраклы 150 000 РФ гражданын хәрби хезмәткә чакыруны гамәлгә ашырырга», – диелгән Указда.
Параллель рәвештә хезмәт вакыты тәмамланган солдатларны, матросларны, сержантларны һәм старшиналар хәрби хезмәттән азат ителергә тиеш. Ил Хөкүмәтенә, төбәк хакимиятләренә һәм чакырылыш комиссияләренә хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чараларны үтәүне тәэмин итү йөкләнде.
Язгы чакырылыш кысаларында хезмәт итү вакыты элеккечә — бер ел кала. Солдатларны беренче озату агымдагы елның апрель уртасында планлаштырыла.
Апр 03 2024
Язгы чакырылыш башланды
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11612
Свежие комментарии