Әфган сугышы — мәңгелек ярасы

Әфган сугышы ил тарихына ватандашларыбызның канына манып язылган. Газиз аналарның, тол калган хатыннарның, ятим балаларның мәңге төзәлмәс ярасы булып калган ул каһәр суккан cугыш.
Иске Мостяк авылында туып үскән хөрмәтле якташыбыз Алмаз Шәүкәтович Яфаров та әлеге сугышта үлем белән бер генә түгел, мең мәртәбә күзгә-күз очрашкан. Бүген дә ул мәхшәрне төшләрендә күреп уяна.
Язма героем Зөхрә Якубовна һәм Шәүкәт Имамович Яфаровлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга туа. Әти-әнисе балаларына төпле тәрбия биреп, кече яшьтән үк эшкә өйрәтәләр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбиялиләр.
Алмаз абый Иске Мостяк авылындагы мәктәптә 8 сыйныф тәмамлап, Иске Кулаткыдагы элеккеге һөнәри-техних училищесында өч ел дәвамында укып, электрик-шофер һөнәрен үзләштерә. Яңа гына кулына аттестат алган яшь егет 1983 елда армия сафларына җибәрелә.
6 ай дәвамында ул Ташкентта сержантлар мәктәбендә хәрби өйрәнүләр үтә. Язма герое үзен уңай яктан гына күрсәтеп, тырышлыгы аркасында кече сержант званиесенә ирешә.
Аннан соң аны бер төркем солдат белән Шиндандка озаталар. Алмаз абыйны җәяүле частька, 54483 номерлы кыр почтасына билгелиләр.
Хәрби тәҗрибә туплап өлгергән егеткә 11 солдат исәбендәге бүлекне йөклиләр. Алмаз абый Әфган җирендәге шартларда хәрби күнекмәләргә өйрәтә. Озакламый аңа сержант званиесе бирәләр.
Хәрби задание үтәгәндә, Алмаз абый солдатлары белән бергә ут астына калып, 6 кешене югалта. Язма героем моны бик авыр кичерә. Чөнки әлеге солдатлар өчен җаваплы була.
Башка бик күп әфганчылар кебек, язма героем да таш-таулар илендә күргән-кичергәннәрен ачылып сөйләргә яратмый. Кайталмый калган сугышчан дуслары турында хатирәләрен яңарту да йөрәгендәге авыр яраларны кузгата.
«Төрле хәлләр булды инде! Бөтенесен сөйләп бетереп тә булмый! Ашарга түгел, бер тамчы су эчәргә тилмергән көннәр булды! Тормышның ни дәрәҗәдә кадерле кыйммәт булуына сугыш мәхшәрендә тагын да ныграк төшенәсең. Аллаһы Тәгаләгә кат-кат рәхмәтләр укыйм, исән-сау кайтуыма,- дип уртаклашты уй-фикерләре белән Алмаз абый.
Сугышта күрсәткән батрлыгы өчен язма героем «Сугышчан казанышлары өчен» һәм юбилейлы медальләр белән бүләкләнә.
Хәзерге вакытта Алмаз Шәүкәтович тыныч тормышта, һәр туар көнгә шатланып, кызы Диана карамагында Саратов шәһәрендә яши. Хәрби хезмәт үткән якташлары һәм дуслары белән тыгыз элемтәдә булып, аралашып яши.
Без дә аңа илебезнең батыр улы буларак, кыюлык, тугрылык үрнәге күрсәткәне өчен рәхмәтләр әйтәбез. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлауларыбызны юллыйбыз. Сәламәтлек, имин көннәр, җан тынычлыгы телибез.
Вакытны кире әйләндереп булмаган кебек, узганнарны да кире кайтарып булмый. Ләкин Әфганстанда кайнар ноктада булган бер генә кеше дә ул канкойгыч елларны сызып ташлый алмый.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11184

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.